Әлмәттә юлларның берсендә хәрәкәт схемасы үзгәрә
Машина йөртүчеләргә алдан ук яңа кагыйдәләрне исәпкә алырга һәм маршрутны планлаштырырга киңәш ителә.
Әлмәттә юлларның берсендә хәрәкәт схемасы үзгәрә
Машина йөртүчеләргә алдан ук яңа кагыйдәләрне исәпкә алырга һәм маршрутны планлаштырырга киңәш ителә.
Әлмәттә Грибоедов урамында (Лермонтовтан Кировка кадәр участок) үткәрү мөмкинлеген арттыру өчен Киров урамына таба берьяклы хәрәкәт кертелә. Бу хакта Әлмәт районы администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук тукталышка чикләүләр кертелә: так якта — 06:00 - 18:00 кадәр, җөп якта — 18:00 - 06:00 кадәр. Участокта эвакуаторның эше һәм эш вакыты турындагы табличкалар белән «Тукталыш тыелган» билгеләре урнаштырачаклар.
Үзгәрешләр юл хәлләрен яхшыртуга һәм аварияләр санын киметүгә юнәлдерелгән. Машина йөртүчеләргә алдан ук яңа кагыйдәләрне исәпкә алырга һәм маршрутны планлаштырырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia