Коры үлән янгыннары — зур афәт башы
Яз җитү белән табигать кенә уянмый, янгын куркынычы да арта.
Көннәр җылыту, кар катламының тиз эрүе һәм коры җилләр исүе үлән янгыннары өчен «яхшы» шартлар тудыра.
Ел саен кабатлана торган бу проблема быел да үзенең ак-туальлеген югалтмый.
Статистика күрсәткәнчә, язгы янгыннарның төп сәбәпчесе – кеше факторы.
15 апрельдә кичен Урсаланың Колхоз урамында куркыныч хәл килеп туды. 20, 22, 24 нче йортлар янында коры үлән дөрләп яна башлады. Янгынның кем «ярдәмендә» яки нинди сәбәп белән чыгуы билгесез, ләкин нәтиҗәсе күз алдында: ялкын тиз арада торак йортларга таба юнәлде.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, халык үз көче белән утны сүндерергә мәҗбүр булды.
Күпләр үләнне яндыру җирне яңарта дип ялгыш уйлый. Чынлыкта исә, ут туфракның уңдырышлы катламын юк итә, файдалы бөҗәкләрне һәм җир өстендә оя коручы кошларны үтерә. Ә иң куркынычы — контрольдән чыккан ут торак йортларга, хуҗалык каралтыларына һәм урманнарга күчәргә мөмкин.
Янгынны булдырмау — һәркемнең бурычы
Афәтне булдырмас өчен, МЧС белгечләре түбәндәге кагый-дәләрне үтәүне сорый:
ª Үз участогыгызны тәр-типтә тотыгыз. Үткән елдан калган коры үләнне һәм чүп-чарны вакытында җыеп алыгыз. Тәртипле хуҗабикә яки хуҗа янында ут таралырга урын тапмаячак.
ª Чүпне яндырмагыз. Барлык үсемлек калдыкларын компост чокырларына туплау хәерлерәк. Бу — экологик яктан да файдалы, янгын куркынычсызлыгы ягыннан да саклык чарасы.
ª Су һәм утсүндергеч – һәр йортта. Һәр шәхси йорт янында зур савыт белән су яки ком булырга тиеш. Бу янгынны башлангыч этапта сүндерергә ярдәм итәчәк.
ª Җилле һава — тыю билгесе. Көчле җил булганда яки шторм кисәтүе игълан ителгәндә хәтта мангалда шашлык пешерү дә зур куркыныч тудыра. Мондый көннәрдә ут белән эш итүдән бөтенләй тыелыгыз.
ª Балаларны онытмагыз. Балаларга янгынның никадәр куркыныч булуын аңлатыгыз. Шырпы һәм зажигалкалар сабыйлар кулы җитмәслек урында торырга тиеш.
Әгәр янгынны күрсәгез...
Иң мөһиме – югалып калмагыз. Ут кечкенә мәйданда булса, аны туфрак яки су белән үзегез сүндерергә тырышыгыз. Әгәр янгын тиз тарала икән, кичекмәстән «101» яки «112» номерына шалтыратыгыз. Төгәл адресны һәм утның нәрсәгә янаганын хәбәр итегез.
Онытмагыз: сезнең җаваплылык – үзегезнең, якыннарыгызның һәм күршеләрегезнең иминлеге нигезе!
Рәфкать Шаһиев әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia