Әлмәттә ишегалларын төзекләндерү эшләре башланды
Яңарту эшләрен Республика көненә, 30 августка тәмамлау планлаштырыла.
Әлмәттә ишегалдыларын төзекләндерү эшләре башланды
Яңарту эшләрен Республика көненә, 30 августка тәмамлау планлаштырыла.
Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында территорияләрне төзекләндерү эшләре башланды. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Программа инде җиденче ел рәттән гамәлгә ашырыла.
Шушы вакыт эчендә районда инде 351 ишегалды төзекләндерелгән. Быелгы сезондагы беренче эшләр «Алсу» микрорайонында, Галиев урамы, 25 нче йорт янында башланды. Анда иске бордюр ташларын һәм асфальтны сүтәләр, траншеялар әзерлиләр.
Биредә юл өслеге һәм яктырткычлар яңартылачак, яңа эскәмияләр, чүп савытлары һәм контейнерлар өчен махсус мәйданчык урнаштырылачак. Җәяүлеләр юллары киңәйтеләчәк, машиналар тукталышы, шулай ук спорт һәм балалар уен мәйданчыклары барлыкка киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, әлеге программа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башлангыч алган. Төзекләндерү буенча барлык карарлар халык белән бергәләп кабул ителә.
Барлыгы быел 24 ишегалды яңартылачак, шуларның 11е — авыл җирлекләрендә. Эшләрне Татарстан Республикасы көненә, 30 августка тәмамлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia