Әлмәт районында торак-коммуналь хуҗалыкка карата шикаятьләр саны 38% арткан
Статистика елның беренче кварталы өчен китерелгән.
Әлмәт районында торак-коммуналь хуҗалыкка карата шикаятьләр саны 38% арткан
Статистика елның беренче кварталы өчен китерелгән.
Әлмәтлеләр торак-коммуналь хуҗалыкка карата шикаятьләрне ешрак җибәрә башлаганнао. Бу хакта ТР ләүләт торак инспекциясе хәбәр итә. Беренче өч айда 639 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу узган чор белән чагыштырганда 38% ка күбрәк.
Гомумән алганда, Татарстан буенча дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгатьләр саны соңгы өч айда 42,6% ка арткан һәм 9 меңнән артып киткән. Бу республика өчен яңа антирекорд.
Иң кискен үсеш Питрәч, Азнакай һәм Сарман районнарында. Казанда шикаятьләр 64% арткан.
Эре шәһәрләрдә дә арту күзәтелә: Түбән Камада — 56% ка, Чаллыда — 14,1% ка.
Әмма Бөгелмә районында шикаятьләр 13% ка кимегән, ә Лениногорск районында — 37,7%.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia