Җиңү паровозының Әлмәткә килү вакыты билгеле булды
Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узачак.
Җиңү паровозының Әлмәткә килү вакыты билгеле булды
Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узачак.
28 апрельдә Әлмәт районына «Җиңү паровозы» киләчәк, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте. Легендар состав «Әлмәт» станциясенә 16:35 сәгатьтә киләчәк һәм өч сәгать торачак. Поезд башында атаклы «Лебедянка» паровозы, ә 12 платформада сугыш чоры техникасын урнаштырачаклар.
Кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләнде: концертлар, корал күргәзмәләре, мастер-класслар. Теләге булган һәркем техника белән фотога төшә һәм паровоз кабинасында була алачак. Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia