Әлмәт территориаль-иҗтимагый үзидарәләре республика конкурсы йомгаклары буенча 9 млн сумнан артык грант отты
Яңа грантлар агымдагы төзелеш сезонында шәһәр буенча тагын дистәләгән проектны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
🛝Әлмәт территориаль-иҗтимагый үзидарәләре республика конкурсы йомгаклары буенча 9 млн сумнан артык грант отты
2025 елда «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсына йомгак ясалды. Әлмәт муниципаль районының территориаль иҗтимагый үзидарәләре үзләренең югары нәтиҗәлелек дәрәҗәсен тагын бер кат расладылар.
Ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә җәлеп ителгән акчаларның гомуми күләме 9 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Конкурс комиссиясенең югары бәясе-территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең халыкның ялын оештыру, гражданнарның социаль яктан зәгыйфь категорияләренә ярдәм итү, җәмәгать тәртибен саклау һәм шәһәр тормышында актив катнашу өлкәсендәге системалы эше нәтиҗәсе.
Мактаулы беренче урыннарны алган ТИҮ-5А, ТИҮ-8А һәм ТИҮ-19 аеруча зур уңышларга ирештеләр. Тагын 13 үзидарә призерлар рәтенә керде. Откан грантлар ишегаллары инфраструктурасын яңарту буенча дистәләгән проектны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк, әлмәтлеләрнең тормышын уңайлырак һәм сыйфатлырак итәчәк.
Территориаль иҗтимагый үзидарә командаларының системалы эшләве югары нәтиҗәләргә китерә: ял итүне оештырудан һәм ишегалларында тәртип урнаштырудан алып, ветераннарга һәм гаиләләргә ярдәм итүгә кадәр.
Узган еллардагы җиңүләр нәтиҗәсендә ТИҮ-22 (Кленовая ур., 1, Колхоз ур., 158 һәм Полевая, 58-60) һәм ТИҮ-12а (Гафиятуллин ур., 2-4) ишегалларында заманча уен зоналары барлыкка килде. Төп җиңүчеләрдән тыш, төзекләндерү эшләре конкурс призерлары рәтенә кергән тагын 10 территориаль иҗтимагый үзидарә территориясен дә үз эченә алган. Аларның ишегалларында шулай ук заманча уен һәм спорт җиһазлары урнаштырылган, бу балалар мәйданчыкларын сизелерлек яңартырга мөмкинлек биргән.
Яңа грантлар агымдагы төзелеш сезонында шәһәр буенча тагын дистәләгән проектны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia