Галәм иңләүчеләр – якын дусларыбыз
Кешелекнең гасырлар буена килгән хыялы тормышка ашуга быел төп-төгәл 65 ел тула 1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан «Восток» космик корабле орбитага чыгып, җир шарын 108 минут эчендә әйләнде.
Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрде. Шуңа да аны «Галәм пионеры» дип атадылар. Шәһәребезнең иң матур урамнарының берсе дә данлыклы Гагарин исемен йөртә.
Нефтьчеләр башкаласы белән космонавтлар арасында дуслык җепләре 2011 елда бәйләнеп киткән иде. Ул вакытта шәһәр һәм район җитәкчеләре чакыруы буенча беренче тапкыр Әлмәткә Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Александр Баландин һәм Россия Герое, космонавт Сәлиҗан Шәрипов килделәр. Алар беренче тапкыр кешенең галәмгә очуына 50 ел тулуга багышланган чараларда катнаштылар. Космик кунаклар күп кенә уку йортларында булып, укучыларга, студентларга космонавтлар тормышы, көнкүреше турында кызыклы мәгълүмат ирештергәннәр иде. Шул килүдә муниципалитет җитәкчеләре үтенече белән космонавтлар халыкара космик станциягә нефть компаниясе флагын һәм кара алтын тамчысын да алып менделәр.
Космонавтлар - Россия Геройлары Алексей Овчининны һәм Антон Шкаплеровны исә Әлмәт белән шулай ук җылы дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Данлыклы космонавтлар - калабызның һәрдаим көтеп алынган кунаклары. Россия космонавты Алексей Овчинин «Әлмәт таңнары» газетасының да якын дусты, ул безнең аша шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең барысына да кайнар сәламнәрен юллап, татарча шигырь дә укыганы бар. Күпләр хәтерлидер, космоста халык шагыйре Клара Булатованың да шигырьләре яңгыраган иде.
2014 елда Әлмәт флагы МКС бортында 169 тәүлек сәяхәт итте. 2015 елда космоста булган су капсуласы «Мирас» бассейны нигезенә салынды. Алай гына да түгел, Әлмәттә җитештерелгән оекбашларны хәзер космонавтлар кия. Шәһәрдәге «Алсу» фабрикасы аларны бәйләр өчен патент та алды. Башта тәҗрибә рәвешендә ясалган партияне сынап карадылар. Галәмгә очкан космонавтлар - Антон Шкаплеров, Олег Артемьев, Александр Скворцовлар алардан канәгать калганнар иде.
2020 елда Антон Шкаплеров һәм Алексей Овчинин кабаттан Әлмәттә кунак булып киттеләр. «Саулык» паркындагы «Сфера» да космонавтлар Әлмәт укучылары белән очраштылар. Космонавтлар яшь әлмәтлеләр белән бергә космик корабльнең очуына 35 ел тулу уңаеннан төшерелгән «Буран». Бүре йолдызлыгы» («Буран». Созвездие Волка») фильмын карадылар. Әле дә хәтердә, бу фильм һәркемдә тирән тәэсир калдырды һәм илебез өчен горурлык хисләре уятты. Бу мизгелләрне шул чараның шаһитлары әле дә искә алалар.
Галәмгә очу - гаять күп белем, сабырлык һәм тән саулыгы таләп итә торган чиксез авыр хезмәт. Космонавтларыбызны юбилейлы тарихи дата белән кайнар котлап, аларга хәерле сәфәрләр теләп калабыз. Дусларыбыз белән кабат исән-сау Әлмәттә күрешергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia