Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча халык белән очрашулар тәмамланды

Шәһәр халкына 2026 елда гамәлгә ашырылачак төзекләндерүнең йомгаклау проектларын тәкъдим иттеләр.

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча халык белән очрашулар тәмамланды

Шәһәр халкына 2026 елда гамәлгә ашырылачак төзекләндерүнең йомгаклау проектларын тәкъдим иттеләр. Очрашуларда халык ял итү зоналарының планировкасын, балалар өчен уен мәйданчыкларының урнашуын һәм парковкалар схемасын җентекләп өйрәнә алды.

Шәһәр халкы әйткән барлык кисәтүләр һәм теләкләр исәпкә алыначак. Төзәтмәләр кертелгәннән соң  юл эшләрен башкару графигын төзеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, яңарту районның 24 ишегалды территорияләрен көтә. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы соңгы 5 елда Әлмәтнең 350дән артык киңлеген үзгәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса