Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Көрәштә үткән иҗат

Мәктәп тормышы. Яңа Кәшер. Гаилә, Нәдер, «врот Харис» килене. Мәктәп тормышы. Яңа Кәшер. Гаилә, Нәдер, «врот Харис» килене.

Иҗатында – шушы туфрактан булган эш-хезмәт кешеләре, шушы якның табигате. Гел иҗатта, гел халык арасында, очрашуларда. Чая, күзләрен кысып һәрвакыт серле елмайган йөз. Әйтерсең лә аның бу дөньяда барысы да ал да гөл. Ләкин шагыйрә буларак иҗади очрашуларга бару өчен мәктәп директорыннан йөз суыңны түгеп, түбәнсенеп сорарга кирәк икәнен зал тулы укучы уйламый да, белми дә. Белергә дә тиеш түгелләр. Ә бит... Шушы урында мин 1975 елда Шигърият бәйрәме уңаеннан әзерләнгән Чакыру билетына, Яңа Кәшер мәктәбе директоры А. З. Шараповка язган «үтенеч»не дәлил итеп китерәм. Язганнарым буш сүз булмасын. Клара апа үзе «Хәзер әйтеп кенә аңламыйлар. Төртеп күрсәтә торган заман җитте», – дип әйтә иде. «Абдул Загреевич! Менә шушында чыгыш ясарга тиеш бит әле мин, җибәрегез инде, зинһар. Г. Афзал больницада, Сөләйманова Казанда, Әдип Маликов та мин генә».
Шул ук вакытта укучыларың сине хөрмәт итәрлек итеп дәрес укытырга да, гаилә учагын гайбәтләрдән яклап, сүндерми сакларга да кирәк. Болар гынамы соң?! Шагыйрә булып, шигырьләреңне дәфтәр тутырып язу бер хәл. Аны бит бастырырга, укучыга җиткерергә кирәк. Дөньяга чыгарырга. Ярый ла ул хәзер бөтен кеше «шагыйрь» дә, бөтенесе язганын интернет аша дөньяга «чәчә». Ул вакытта башкача. Республиканың төрле нәшриятларында үзе белән бергә яки бер чорда университетта  гыйлем алучылар, әдәби түгәрәкләрдә бергә әвәрә килеп йөрүчеләр, теге яки бу сәбәп табып, матур гына итеп шигырьләрен басмыйча кире кага торалар.
Социалистик Татарстан. 24 сентябрь 1986 ел.
Хөрмәтле Клара ханым!
«Сентябрьнең уртасы бу» исемле шигырегезне бүген, 24 ендә алдык. Бик тырышып тизләтсәк тә, аны инде 26-27 ләрендә генә бирә алган булыр идек. Бу инде ай уртасы түгел, ахыры була, күзгә карап алдау була. Җитмәсә, бер атна инде бөтен җирдә көне-төне диярлек яңгыр ява. Ә шигырьдә «Көннәре дә чалт аяз» дип тагын дөрес булмаганны язабыз. Менә шунлыктан аны газетага һич кенә дә тәкъдим итә алмадык.
Сәлам белән,
әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире 
М. Харисов

Клара апаның архивын өйрәнеп утырганда, редак-цияләрдән төрле сылтаулар табып, шигырьләрен кире борган хатларга тап булдым. Алар шактый иде. Миңа калса әлеге шигырь, шагыйрәнең шул хатларга йөрәк әрнеше, рәнҗү белән язылган җавабы.

...Син бирдең шундый бәяне,
Син әйттең: «Шагыйрь үлде...»
Андагы ертлач төркемгә
Шул гына кирәк иде.
Ул төркем хәзер канәгать,
Сөенеп куллар чаба.
Ни генә язып җибәрмә –
Барын да кире кага.
Барсы да үтә «таләпчән»,
«Таләпчән» минем алда.
(Ни генә чыкмый, югыйсә,
Газета-журналларда...)
Соң мин бит укыйм, күзәтәм,
Соң мин бит надан түгел!
Әрнешә бары йөрәк тә,
Рәнҗепләр елый күңел.
март, 1977

Клара Булатованың әлеге шигыре 1974 елда башланган көндәлегеннән. Әлеге шигырь язылган ике бит урталай бөкләнгән һәм кызыл кара белән «Ачмаска, укымаска!» дип язып куелган.
Ләкин әрнешсә дә, бирешми. Көрәш дәвам итә. Шунысы бар, иҗатын танырга теләмичә, аның әдәп-әхлак ягын тикшереп, башкалада «бүрәнә аша бүре куып» яшәүчеләр, ир арты ир, хатын арты хатын алыштыралар.
Ирләр булыйк, диеп, җыр 
                                                     яздыгыз,
Мин – шагыйрь дип, күкрәк 
                                                   кактыгыз,
Кем йомшак – шуны аудар-
                                                           дыгыз,
Торгызмыйча чыгып качтыгыз.
Ил бетереп ятим тараттыгыз
Үзегез бит исән югыйсә!
Һәркайсыгызның кимендә 
                                                       бер улы
Чит кешегә «әти» дип үсә.

Усал әйткәнме? Усал әйт-кән. Аны тормыш, язмыш шулай әкренләп усал булырга өйрәтә. Клара апа исә гомер буе гаиләсенең бөтенлеген саклап яшәде, иҗат итте. Әйе, бу дөньяда берәү дә фәрештә түгел. Иҗат кешесенең ярата, гашыйк була белүе табигый. Тик ул һәр нәрсәнең чамасын белде. Ярата белү сәләтен затлы, матур итеп саклый белде. Яратырга һәм яраттырырга сәләтле икәнен яшермәде. Кемнеңдер яратуын «иҗатына канат кую» дип бәяләсәләр, аңардагы әлеге бөек хистән яманат эзләделәр. Олпат әдипләрнең аны үз итүе, яратуы күпләргә ошамый. Исемнәре үк соклану тудырган шәхесләр синең «чүәкләреңне җырга кертсен»нәр әле!

Уйдырма бер уен гөнаһымны,
И, чайкыйсыз инде телегездә.
Бер сүз әйтмәс идем, гөнаһ    
                                                            базы
Булмасагыз әгәр үзегез дә.
Актарынмас өчен сезнекендә
Сабырлыклар бирсен миңа 
                                                       Аллам,
Югыйсә бит телем таныш 
                                                     сезгә —
Үтсытырдай җавап кайтара 
                                                           алам!

Көнләштеләр аның иҗа-тыннан, чичәнлегеннән, көч-лелегеннән. Күпләргә аның башбирмәслеге, баш имәс холкы ошамады.
Кайчакта, ахыры ни белән бетәрен уйламыйсың, шаяра-сың. Җор, үткен телле кеше буларак, үзе турындагы көлкеле уйдырмаларның авторы үзе булган чаклар да шактый. Шул шаяртып, кызык өчен арттырып сөйләнгән сүзләрне бик тә теләп гайбәт итеп үстереп таратучылар җитәрлек булган! Ул затларның күңел дәрәҗәсе шулай сай булгандырмы, әллә көнчелек корты шулай үч алуга китергәндерме...Үз күңелеңдә кер булмагач, башкалар да шулайдыр дип кабул итәсең бит. Клара апа да шулай уйлый. Легендага әйләнгән кыйссалар тәмамланса да, «даны» озак елларга җитә. Калфаклы сандугач – Сара апа Садыйкова Хәсән аганың бер шигыренә көй язып, «Азат хатын» журналына алып килгәч тә, «бу бит Кларага атап язылган», – дип, борып җибәрәләр. Иҗатта да, мәхәббәттә дә аны көндәш итүчеләр аз булмый. Ул боларның барысын да белеп, җаны аша үткәреп яшәде. Тик боларның берсе дә аны иҗаттан туктатмады. Киресенчә, бармагы белән борынын сыпырып, керфек очларына мөлдерәмә мыскыл элеп аларга «үтерически» бер карап куйды да, иҗат итте.

...Биеклеккә юк мин үрлә-
                                                       мәдем.
Җирдә кала бирдем. Җирдә 
                                                       йөрим,
Тиңе булып көндәш дигән-
                                                     нәрнең.

Ләкин бер көндәш тә аңа җитә алмады. Ул җиткермәде. Үзе артында «чыш-пыш» килгәннәр дә, аңа нидер әйтергә батырчылык итмиләр иде инде. Ул нык торырга өйрәнгән иде. Соңгы елларда атна саен бер бәйрәм, бер тантана, юбилей үткәрүе дә, теге елларның үчен кайтару. Адәм баласына усаллык хас. Клара апа моны яшереп тормас чорына кергән иде. Үзе әйткәнчә, «Аш атканга таш атмаса да, таш атканга инде аш атмады». Ул куйган максатына туры барды, кыйбласына тугры калды. Йөрәген учына кысып, яшен күрсәтмичә, берәүгә дә үч сакламыйча иҗат итте. Ишектән кусалар, тәрәзәдән керде. Теге еллар өчен. Берәүгә дә тәлинкә тотмады. Тукайны алам диде – алды. Туксанга җитәм диде – җитте. Бер ел ул чутка керми.

Үләсе калган яшь килеш,
Исемнәр тапланганчы.
Ә хәзер яшәргә кирәк,
Исемнәр акланганчы.

Нахакка тапланган исемен аклап яшәде ул. Гомер буе көрәшеп, язлар алда дип, гел кояшка карап яшәде. «Әрнү»ен ул соң күрсәтте.
Мин «сандыктан» чыгарган Клара Булатова шундыйрак. Ләкин бу әле сандыктагы бөтен хәзинә түгел. Бу әле баласы, соңрак булыр анасы. Мин аны хәзер башкача укыйм. Бәлки сез дә чичән шагыйрәнең иҗатын башка күзлек киеп, кабат укып чыгарсыз. Ник дигәндә, бу сандыктагы язмаларда гына түгел, шагыйрәнең беренче карашка иң гади күренгән шигырендә дә тормышның хак һәм нахак арасындагы аяусыз көрәше үзәктә тора. Һәм безгә әле яшәгән көнебездә шулардан үзебез өчен гыйбрәтләр аласы бар... между прочим. Хәтерлисезме, Клара апа ачуы килсә русча кыстырып җибәрә иде, между прочим. Тучны шулай!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса