Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Хөрмәт нигезе – фидакарь хезмәт

Әгъзам абый Бадыйков эше белән дә, яшәү рәвеше белән дә күпләргә үрнәк булып тора

Авыл җирлекләре буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бу юлы тукталышны Елховой авылында ясарга булдык. 
Әлеге торак пунктның тарихы бай, бүгенгесе дә үткәненнән ким түгел. Илебезгә күренекле язучылар, медицина, химия, физика-математика, икътисад фәннәре кандидатлары, атказанган авыл хуҗалыгы, нефть һәм газ сәнәгате, төзелеш һәм транспорт хуҗалыгы, мәдәният хезмәткәрләрен биргән Елховой районда иң эре авыл җирлекләренең берсе санала.


 Бирегә килүебезнең төп максаты – хөрмәтле шәхес Әгъзам абый Бадыйков белән очрашу иде. Яше олыгаюга да карамастан (озакламый аңа 94 яшь тула) күңеле көр, уйлары якты, тормышка булган мәхәббәте чиксез булган бу шәхес белән утырып сөйләшү үзенә күрә бер матур истәлек булды. Безне аның янына  90 нчы елларда Әгъзам абый белән сельпода бергә эшләгән Кәүсәрия ханым Мотыйгуллина алып барды. 34 ел сәүдә системасында эшләүче әлеге ханым  остазының туры сүзле, бик акыллы кеше булуын әйтте.  
Авыл җирлегендә сәүдә һәм авыл хуҗалыгы тармакларын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән Әгъзам абый хатирәләрен барлаганда, узган чорның ни дәрәҗәдә җаваплы һәм шул ук вакытта рәхәт, күңелле вакыт булуына аерым басым ясады. Аксакал хезмәт юлын үткән чорда үзенә бары тик яхшы кешеләр генә очравын ассызыклады.  Ул бүген дә аларның һәрберсен сагынып, хөрмәт белән искә ала. Балачактан ук тормышның ачысын-төчесен татып үскәнгәдер дә бәлки, ул һәр вакыйгага, һәр шәхескә аерым игътибар бирә, тормыш мизгелләрен хәтер сандыгында кадерләп саклый.

 


– 1932 елның август аенда авылда гади генә крестьян гаиләсендә авыр чорда дөньяга килгәнмен.  Гаиләдә без биш бала үстек.  1941 елның май аенда, миңа әле 9 яшь тә тулмаганда, әни вафат булды. Өйдәге барлык эш-мәшәкатьләр олырак балалар җилкәсенә төште. Әтием сугышка кит-кәннән соң хәбәрсез югалды, шулай итеп без, ызба тулы бала-чага, ятим калдык. Шуннан Чирмешән районы Лашман авылындагы балалар йортына килеп эләктек.  Белгәнегезчә, 1961 елга кадәр Елховой Чирмешән районына керә иде бит. Анда ике еллап булдык, соңыннан аны тараттылар һәм без туган йортыбызга киредән әйләнеп кайттык. Барыбызны да олы апабыз карады. Әле мин үзем дә колхозга ат караучы булып эшкә урнаштым, колыннар көттем. Аннан инде 1951 елда мине Совет Армиясе сафларына чакырып алдылар, анда  өч ел хезмәт итеп кайттым.  Колхоз председателе агрономлыкка укырга җибәрәм дигән иде дә, авыл советы миңа кибетне ышанып тапшырырга булды. Шулай итеп мин сәүдә белән шөгыльләнә башладым,  тора-бара бу өлкәдә сәләтем ачылды.  Аннан Елховойны Әлмәт рай-онына куш-тылар. Шуннан райисполком секретаре Нуришанов үзе килеп, авылда сельпо оештырабыз, җитәкче итеп сине тәкъдим итәбез, диде дә ризалыгымны алып китте. Биредә сигез еллап эшләдем, – дип искә алды Әгъзам абый Бадыйков.
Әгъзам Хәмәтдин улы күп көчен һәм вакытын булган биналарны реконструкцияләүгә һәм яңаларын төзүгә багышлый. Сельпо администрациясе штаты киңәйтелгәннән соң, хезмәткәрләрнең барысын да урнаштырырга, эш өчен шартлар тудырырга кирәк була. Нәтиҗәдә яңа, уңайлы бина төзеп керәләр. Әгъзам Бадыйков җитәкчелегендә сельпо Әлмәт районында гына түгел, республикада да алдынгылыкны яулый. Ул хәтта Татарстан исеменнән Мәскәүгә СССР кулланучылар коалициясе съездына бара. Озак вакытлар дәвамында Татпотребсоюз советы әгъзасы булып тора.
Алга таба Әгъзам Хәмәтдин улын хезмәт эшчәнлегендә тагын да зуррак үзгәрешләр көтә.  Аны «Россия» колхозы рәисе итеп билгелиләр.  Биредә ул 16 еллап хезмәт куя.  Аннан соң Ерсубайкинога күчерәләр, биредә биш еллап эшләгәннән соң ул лаеклы ялга чыга. 


– Инде алтмыш яшем тулды, рәхәтләнеп ял итим дигәч кенә кире сельпоны ышанып тапшырдылар. Шулай итеп пенсиядәге килеш тагын җиде еллап эшләргә туры килде әле. Әле ялга киткәч тә тик кенә утыра алмадым - Елховой авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе булып тордым. Гомер буе дәрәҗәле эштә булдым, хәмер капмадым, тәмәке тартмадым. Аллага шөкер, гаиләм ныклы терәгем булды. Тормыш иптәшем Хәнифә белән 1955 елны кушылдык. Аның белән өч бала үстердек, сигез оныгыбыз бар. Иртәдән кичкә кадәр мин эштә булган вакытта йорт-хуҗалыкны алып бару, балаларны тәрбияләү мәшәкатьләре аның җилкәсенә төште инде. Хәнифәмнең гүр иясе булганына быел 13 ел була. Вафат булыр алдыннан ул минем кулымнан тотып: “Мине башкага алыштырма”, – диде. Аңа биргән вәгъдәмне үтәдем – чит-ятларга күзем төшмәде. Бүген инде мин гомер көземне тыныч күңел белән каршылыйм. Ялгызым торсам да, балаларым кайтып, кайгыртып торалар, социаль хезмәткәр Яүһәрия дә шулкадәрле нык ярдәм итә, рәхмәт барысына да, – ди Әгъзам Бадыйков.
Елховойның хөрмәтле кешесе олыгайса да, йортны, каралты-кураларны матурлап заманча ремонтлаткан. Бакчалар һәрвакыт тәртиптә, ишегалдындагы карны да үзе көри, тавыкларын да үзе карый әле. 
– Тормыш хәзер көр, яшәве рәхәт. Картлык үзен сиздереп, сәла-мәтлекне сынап торса да, бирешергә исәп юк, - дип елмая Әгъзам Хәмәтдин улы.  Амин, алга таба да шулай яшәргә язсын. 

 

Авылда зур хөрмәт казанган, туган туфрагында сизелерлек эз калдырган бу шәхес бүген дә төрле чараларга еш чакырулы, мәчеткә дә йөри.  Хәерле-бәрәкәтле гомерләр сезгә, Әгъзам абый.
 
Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса