Халык гозерләре үтәлсен
Кышын халык карлы, чистартылмаган юллардан зарланса, язгы чорда кешеләрне, аеруча автомобильчеләрне, аның чокырлы, җимерек булуы борчый.
Әлмәт җирлегендә мондый урыннар байтак.
Ни гаҗәп – узган елда гына ремонтланган урыннарда асфальт ярылып, инде зур-зур чокырлар барлыкка килергә өлгергән. Кая карама – тишек-тошык. Тиешле технологияләр кулланылмыймы, әллә соң асфальт-бетон катнашмасының сыйфаты начармы? Алай дисәң, былтыр гына чокыр ремонтын яңа монолит ысул белән башкарып маташканнар иде.

Нефтьчеләр башкаласын мондый күренешләр бер дә бизәми. Ишегаллары быел бик авыр хәлдә – өем-өем пычрак карларның биеклеге Эверест тауларын хәтерләтә. Бу исә карның даими чыгарып түгелмәвен дә дәлилли. Пушкин, Радищев, Ленин, Фәхретдин, Тимирязев урамнарында, Тукай проспектында урнашкан торак йортларда яшәүчеләр редакциябезгә бу турыда хәбәр итеп, еш шалтыраталар. Ә менә Белоглазов урамында 131 нче «А» йортында яшәүчеләргә подъезд ишеге аша эчкә үтү гүр газабы белән бер, чөнки анда су җыелып тора. «Әлеге су озакламый подвалларны басачак», - дип борчыла алар.

Бәла аяк астында гына түгел, баш очында да булып чыкты. Бу Киров урамындагы 38 нче йортка кагыла. Әлеге йортның фасады буйлап су ага. Инде барлык күңелсезлекләрнең кульминациясе - пычрак кар өемнәрен балалар мәйданчыкларына терәп тыгызлап өюдер. Хәзер бу урыннар кар сулары белән тулы. Ә бит озакламый каникуллар башлана. Яшерен-батырын түгел, кышкы чорда инде ул мәйданчыклар бөтенләй чистартылмады – җайлы бит, кыш көне балалар урамга уйнарга чыкмыйлар дип фикер йөрткәннәрдер инде.
Әлмәтлеләр юлларның тау-шалуын нигездә яңгыр сулары ага торган корылмаларның эшләмәвендә, ә кайбер урыннарда бөтенләй булмавында да күрәләр. Санап китсәң, һәрбер урамда бу хәлне күзәтергә була. Кар астында капланып калып, хәзер умырзаялар кебек калкып чыккан машиналар турында әйткән дә юк инде анысы.
.png)
Шулай, балалар саф һавада уйнау мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән, өлкән яшьтәге кешеләр егылу куркынычы аркасында өйдән чыгарга курка, ә автомобильчеләр машина кую һәм чыгу вакытында кыенлыклар белән очраша. Һәм болар барысы да халыкның даими рәвештә коммуналь хезмәтләр өчен түләве фонында бара, аларның түләүләренә йорт яны территориясен карап тоту да керә бит югыйсә!
Җитәкчеләргә кайбер авыллардагы юлларга да күз салырга вакыт җиткәндер. Мисал өчен Ямаш һәм Зәй-Чишмә торак пунктлары арасындагы юллар бары тик чокырдан гына гыйбарәт. Бу инде ничә еллар дәвамындагы проблема һәм аның кайчан чишеләсе билгесез. Бу турыда барысы да белә, аңлый да кебек. Каян килә соң битарафлык? Хәзер инде кабат язгы чорга кердек. Юлларда чокыр ремонтлары март аеннан ук башланып китте китүен. Ямыйлар, чәпәштерәләр. Шулай да практика күрсәткәнчә, шәһәр юллар идарәсе башкарган эшләрнең сыйфаты, әлмәтлеләр фикеренчә, канәгатьләнерлек түгел, кадрлар кытлыгы да тәэсир итәдер бәлки дип нәтиҗә ясарга була. Шәһәр службалары халык гозерләренә колак салыр һәм һәрберсе үз юнәлешендә җиң сызганып эшкә керешер дип өметләнеп каласы килә. Без исә барлык проблемаларның чишелешен контрольдә тотачакбыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia