Язгы ташу куркынычы: Әлмәт районында вәзгыять тулысынча контрольдә
Әлмәт районында язгы кар эрү чорында су басу куркынычына каршы оператив чаралар күрелә: барлык хезмәтләр тәүлек әйләнәсе режимда эшли, ә Дала Зәе елгасындагы су дәрәҗәсе даими мониторинг астында тотыла.
Шәһәр территориясендә кар катламының төп өлеше инде эреп беткән һәм куркыныч тудырмый, ләкин кырлар һәм урман массивларында кар запасы әле дә җитәрлек, бу өлкәдә аеруча сак булырга кирәк.
Әлмәт муниципаль районында язгы су басуга каршы профилактик эшләр кысаларында барлык профиль хезмәтләре көчәйтелгән графикка — тәүлек буе дежурство режимына күчерелде. Көн саен Дала Зәе елгасы бассейнында урнашкан өч контроль постында, шулай ук елга үзәннәре янындагы торак пунктларда гидрологик хәлгә мониторинг үткәрелә. Моннан тыш, потенциаль куркынычлы участокларга көненә өч тапкыр тикшерү үткәрелә, ә шәһәр һәм авыл җирлекләрендә даими күзәтчелек оештырылган.
Хәзерге вакытта су дәрәҗәсе критик билгедән (2 метр) шактый түбәнрәк тора, хәтта нульгә кадәр дә җитми. Гидрологик күрсәткечләрнең үсеше теркәлмәгән, вәзгыять стабиль һәм тулы контрольдә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мәгълүмат оператив рәвештә даими тапшырылып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia