Әлмәттә диңгезче-су асты көймәчесе көнен билгеләп үттеләр
19 мартта, РФ Хәрби-диңгез флотының су асты көчләре оешуга 120 ел тулуны билгеләп үтәләр.
Әлмәттә диңгезче-су асты көймәчесе көнен билгеләп үттеләр
19 мартта, РФ Хәрби-диңгез флотының су асты көчләре оешуга 120 ел тулуны билгеләп үтәләр.
Башкарма комитет матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, бу вакыйга хөрмәтенә «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә флот ветераннарын һәм яшьләрне җыйганнар. Мәртәбәле кунаклар арасында «Фарватер» запастагы диңгезчеләр клубы катнашучылары да бар иде.
Флот ветераны Юрий Медведев кунаклар белән үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Ул хезмәтнең кырыс көннәре һәм какшамас диңгез туганлыгы турында сөйләде. Моннан тыш, мәктәп укучыларына һәм студентларга су өсте һәм су асты суднолары макетларын күрсәттеләр.
Мәдәни программаны ветераннар үзләре әзерләгән. Алар патриотик җырлар башкардылар, диңгез һәм Ватанга мәхәббәт турында үз шигырьләрен укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia