28 апрельдә Әлмәткә «Җиңү паровозы» уникаль ретро-поезды киләчәк
Теләге булган һәркем ретро-техника белән фотога төшә һәм паровоз кабинасын карый алачак.
28 апрельдә Әлмәткә "Җиңү паровозы" уникаль ретро-поезды киләчәк
28 апрельдә «Кәләй» тимер юл станциясенә янә «Җиңү паровозы» уникаль ретро-поезды киләчәк.
Состав башында - «Лебедянка» сериясендәге легендар паровоз. Поезд сугыш чоры хәрби техникасы урнаштырылган 12 платформадан төзелгән. Проект яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм тарихи хәтерне саклауга ярдәм итәргә тиеш. Мондый масштаблы чаралар «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Кунаклар өчен концертлардан һәм корал күргәзмәләреннән алып, халык осталарының мастер-классларына кадәр зур программа оештырылачак. Теләге булган һәркем ретро-техника белән фотога төшә һәм паровоз кабинасын карый алачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Җиңү паровозы» Әлмәттә беренче тапкыр булды. Узган ел чарага 18 меңнән артык кеше килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia