Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Хөрмәткә лаек шәхес

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе.

Сугыш чоры баласы Сафия Хаматгалим кызы Җиһаншина да күптән түгел үзенең олуг гомер бәйрәмен билгеләп узды. 95 яшь – хөрмәткә лаеклы юбилей.

Нәкъ менә шундый кешеләрне «бәхетле картлыкта гомер кичерә» дип әйтәләр. Авылыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә.

Балачагы, яшьлеге авыр сугыш еллары белән бәйләнеп, шактый нужалар аша узса да, Сафия апа михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткән хөрмәтле ветераннарыбызның берсе. Ул Түбән Абдул авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.

Сафия Хаматгалим кызының гомер юлы авыр чорга туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа бары тик 10 яшь кенә тулган була. Әтисе Хаматгалим Җиһанша улының Түбән Абдул авылының кыр капкасын ачып чыгып, таш күпер аша сугышка китеп барганын, әнисенең күз яшләрен сөртеп, кечкенә сеңелләрен кулында күтәреп озатып калганын ул әле дә хәтерли. Сафия апаның балачагы Бөек Ватан сугышы чорларына туры килүе аны кечкенәдән үк зурлар белән бер рәткә куя. Ашарга табарга бик авыр чорлар, әнисенең кулында биш бала... Сафия башка балалар белән бергә үзләреннән илле чакрым җирдә урнашкан күрше-тирә авылларга барып, бай гаиләләргә эшкә урнашып, шунда хезмәт куйган.

Унике яшьлек Сафиягә бәрәңге алу, утын ярып, аны әрдәнәләргә өеп кую, яз җиткәч агач өйләрне юу, бала карау кебек эшләрне башкарырга туры килгән. Шундый авыр эшләрне башкарган өчен аңа хәлле гаиләләр көнлек тамак туйдыру өчен ризык биргәннәр.

Сафия апа Җиһаншинага Елховой җидееллык мәктәбенең бары тик ике сыйныфын гына укырга туры килгән. Алга таба да укыр иде, кияргә киеме, ашарга ризыгы җитми. Әтиләре дә Бөек Ватан сугышында үлеп кала. Сания исемле иң төпчек сеңелләре ун яше тулганда ачлыктан шешенеп үлеп китә. Сафия Хаматгалим кызы инде унбиш яшеннән зурлар белән беррәттән кырда колхозчыларга аш пешереп ашата, кыш көннәрендә сарыклар, дуңгызлар фермасында эшли. Язмышы шул булгандыр инде – аңа үз тормышын корып, балалар алып кайту насыйп булмый, ләкин шуңа да карамастан Сафия апа сеңлесенең тугыз айлык сабыен үз баласыдай карап, тәрбияләп үстерә, аны олы тормыш юлына бастыра.

Гомерен туган авылына, колхозга бәйләгән, эшчән, тырыш Сафия Хаматгалим кызын илебез үсешендә күрсәткән батырлыклары өчен «Почёт билгесе ордены» һәм бик күп медальләр белән бүләкләгәннәр. 95 яшен тутырган авылдашыбыз Сафия Хаматгалим кызы белән без бик горурланабыз, аны хөрмәт итәбез.

Сафия апаны юбилее белән котлап, Түбән Абдул авыл советы рәисе, ветераннар советы рәисе һәм Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләре аның өенә барып, матур теләкләрен белдереп, бүләк-ләрен тапшырып кайттылар.

Дөньяның әчесен – төчесен татыган булса да, Сафия Хаматгалим кызының күзләрендә бәхет нурлары сүнмәгән, аның йөзе ачык һәм якты, чөнки ул бүгенге көндә үзе кадерләп үстергән кызы Кадриясенең хөрмәтендә яши. Сафия апага киләчәктә дә хәерле сәламәтлек, җан тынычлыгы, рух күтәренкелеге теләп калабыз.

 

Мәдинә Газизова,

Елховой авыл тарихы музее мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса