Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 15 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде
Авыл җирлекләрендәге мәдәният йортларында, шәһәр штабларында бүген дә эш кайный.
Шушы көннәрдә алгы сызыкта булган якташларыбызга гомуми авырлыгы 15 тоннадан артык булган чираттагы 60 нчы гуманитар конвойның исән-имин барып җиткәнлеге мәгълүм булды.
Йөкне ике депутат - мобилизацияләнгәннәргә һәм иреклеләргә ярдәм итү буенча штаб начальнигы урынбасары Вячеслав Колотовкин һәм Рамил Закиров шәхсән үзләре озата барып, илтеп тапшырганнар. Бу юлы сугышчылар пилотсыз очу аппаратлары, элемтә җиһазлары, ике «Нива» автомобиле, дүрт квадроцикл, дизель һәм бензин генераторлары, автоном җылыткычлар, махсуслаштырылган ин-струментлар комплектлары һәм запас частьләр белән тәэмин ителгәннәр.
Хәрби бүлекчәләрнең дислокация пунктларына азык-төлек һәм һәр солдат өчен иң көтеп алынган исемле посылкалар китерелгән. Гуманитар ярдәм дүрт хәрби бүлекчә арасында таратылган.
– Гуманитар ярдәм җыю якташларыбыз иминлеген саклау, аларга булышу йөзеннән башкарыла торган гамәл. Бу игелекле эштә Әлмәтнең барлык предприятиеләре һәм оешмалары, актив кешеләре, депутатлар, эшмәкәрләр, волонтерлар катнаша. Без сугышчылар белән элемтә тотабыз һәм безнең ярдәмнең алар өчен бик мөһим булуын аңлыйбыз. Алар безгә өметләнә, ә өмет һәр кешегә яшәү көче, Җиңүгә ышаныч бирә. Киләчәктә дә аларга көчебездән килгәнчә булышачакбыз, – дип ышандырды Вячеслав Колотовкин.
Махсус хәрби операция зонасының иң кайнар нокта-сында хезмәт итүче егетләребез әлмәтлеләргә чиксез рәхмәтле. Алар үзләренең рәхмәтләрен әлмәтлеләргә волонтерлар аша юллап җибәргәннәр.
Мәрхәмәтлелек, изге күңел-лелек күрсәтү Рамазан аенда аеруча саваплы гамәл. Бу изге айда ярдәмгә мохтаҗларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелгәне мәгълүм. Бүгенге авыр көннәрдә, туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, куркыныч янаган җирләрдәге егетләребезгә без изге теләкләребез һәм эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Чын күңелдән аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia