Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Россия су асты флотына нигез салынуга 120 ел тулуны билгеләп үттеләр

Чарада катнашучылар мемориалларга чәчәкләр салдылар, Ватанның диңгез чикләрен саклаучыларны искә алдылар.

Әлмәттә Россия су асты флотына нигез салынуга 120 ел тулуны билгеләп үттеләр


17 мартта Әлмәттә истәлекле датага — Россия Федерациясе хәрби-диңгез флотының су асты көчләренә нигез салынуга 120 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада «Фарватер» запастагы диңгезчеләр клубы иҗтимагый оешмасы ветераннары һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Җыелганнарга сәламләү сүзе белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Фәнис Флоридович мөрәҗәгать итте. Ул милли иминлекне һәм дәүләтнең оборона сәләтен тәэмин итүдә су асты флотының стратегик әһәмиятен ассызыклады.

Тормыш юллары хәзерге заман су асты көймәчеләре өчен батырлык үрнәге булган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. Тантаналы өлеш азагында чарада катнашучылар мемориалларга чәчәкләр салдылар, Ватанның диңгез чикләрен саклаучыларны искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса