Әлмәттә су басуны булдырмас өчен яңгыр суы канализацияләрен чистарталар
Яңгыр канализацияләрен боздан һәм чүп-чардан чистарталар.
Әлмәттә җылыну һәм кар эрү сәбәпле язгы ташуга каршы эшләр башкарыла. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшчеләр, юлларда зур күлләвекләр булмасын өчен, яңгыр канализацияләрен боздан һәм чүп-чардан чистарталар. Шулай ук суүткәргеч торбалар янына сигнал җайланмалары куялар. Шулай итеп аларны язгы ташу вакытында табу җиңелрәк булачак.
Тиз җавап бирү өчен бердәм диспетчерлык хезмәте белән тәүлек буе хезмәттәшлек оештырылган. Бу су басуларны вакытында табарга һәм су суырту техникасын җибәрергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia