Чаллы — Зәй — Әлмәт автомобиль юлы участогында ремонт эшләре башкарылачак
Татарстанда гомуми озынлыгы 30 км булган 16 юл участогына ремонт ясалачак
Чаллы — Зәй — Әлмәт автомобиль юлы участогында ремонт эшләре башкарылачак
Татарстанда гомуми озынлыгы 30 км булган 16 юл участогына ремонт ясалачак
Татарстанда 2026 елда 16 юл участогы төзекләндереләчәк. Ремонт участогының гомуми озынлыгы 30 километрдан артып китәчәк, дип хәбәр итте республика транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Россиянең терәк челтәренә кергән юлларның гомуми озынлыгы 1447,5 км тәшкил итә. Алар Татарстанның шәһәрләрен һәм административ үзәкләрен тоташтыра, Казанга, шулай ук мөһим транспорт төеннәренә — аэропортларга, тимер юл станцияләренә һәм эчке су юлларына килүне тәэмин итә.
2026 елда Тукай районында 0+000 км дан 5+208 км га кадәр Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт автомобиль юлы участогын ремонтлау планлаштырыла.
Ремонт аларның норматив хәлен 85% дәрәҗәсендә саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Барлык эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia