Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Нефть төбәге кешесе: һөнәргә һәм хәтергә хезмәт итү

2026 елның 25 февралендә Нефть югары мәктәбендә «Таиповлар: тарих фонында нәсел портретына штрихлар» дип аталган ике томлык мультимедиа-интерактив PDF-басманың презентациясе узды.

Бу бер нәсел тарихы гына түгел, ә ил язмышы фонында сөйләнгән инженер фикеренең, хезмәтнең һәм вакытның тере хәтере.

Әлеге басманың авторы һәм төзүчесе – инженер-нефтьче, җәмәгать эшлеклесе, төбәкне өйрәнүче, спортчы һәм фотограф Шәһит Лотфулла улы Таипов. Без аның белән очрашып, тормыш юлы, һөнәр сайлау һәм тарихи хәтерне саклауның әһәмияте турында әңгәмә кордык.

Мәктәп һәм студент елларыгыз Сезнең хәтердә ничек сакланды?

– Бу еллар минем өчен холык формалашу, хезмәткә караш булдыру чоры иде. Нәкъ менә шул вакытта тәртип, җаваплылык, белемгә һәм кешеләргә хөрмәт кебек кыйммәтләр ныгый башлады. Уку җәмәгать эшчәнлеге белән үрелеп барды, иң мөһиме – алынган белемнең тормышта файдалы булырга тиешлеген аңлау туды.

 НПУ «Әлмәтнефть» коллективында ком-сомол активисты булуыгызга нәрсә этәргеч бирде?

– Коллективизм хисе һәм уртак эш өчен җаваплылык. Комсомол эше формаль бурыч түгел, ә кешеләр белән эшләргә, аларны берләштерергә, оештыру сәләтен үстерергә өйрәткән мәктәп иде. Җитештерү белән җәмәгать эшчәнлеге бер-берсен тулыландырып барды.

 1967 елда Казанда узган совет-япон фестивалендә беренче космонавт Ю. А. Гагарин белән очрашу Сезнең хәтердә ничек сакланды?

– Юрий Гагарин белән очрашу шәхси тәҗрибә кысаларыннан чыгып торган вакыйга булды. Бу – бер чор символы, илнең фәнни һәм рухи күтәрелешен гәүдәләндергән кеше белән турыдан-туры аралашу иде. Аның гадилеге, ачыклыгы һәм эчке көчe тирән тәэсир калдырды, кешенең һәм фәннең мөмкинлекләренә ышанычны тагын да ныгытты.

 Билгеле булганча, идарә оешкан көннән алып 100 миллион тонна нефть чыгару уңаеннан ясалган чыгыш тексты Сезнең тарафтан әзерләнгән. Ул вакытта Сез кем булып эшли идегез?

– Ул чорда мин НПУ «Әлмәтнефть»нең 2 нче нефть промыселында өлкән инженер вазифасын башкардым. Мондый чыгышны әзерләү саннарны һәм фактларны белү белән генә чикләнми, ә коллективның тарихи юлын, нефтьчеләрнең һәр буыны керткән өлешне аңлауны да таләп итә иде.

Сез һәрвакыт нефть тармагындагы җитештерү һәм җәмәгать тормы-шының уртасында булдыгыз. Бу ихтыяҗ идеме, әллә күңел кушуымы?

– Күбрәк күңел кушуы, дип әйтер идем. Коллектив тормышында катнашу, уртак эшкә үз өлешеңне кертү табигый ихтыяҗ булды. Нефть тармагы һәрвакыт актив, битараф булмаган, җаваплылык алырга әзер кешеләр тәрбияләде.

 Сезне нефть чыгару һәм капиталь төзелеш өлкәсендә югары квалификацияле белгеч дип атыйлар. Сезнең һөнәри өлешегез нәрсәдә чагылды?

– Минем һөнәри юлым берничә мөһим этаптан тора. Башта ул нефть тармагы белән тыгыз бәйле булды: скважиналарны эксплуатацияләү, нефть чыгару процессларын камилләштерү, җитештерүне оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры килде. Бу чор инженерлык фикерен, җаваплылыкны һәм системалы карашны формалаштырды.

Соңрак эшчәнлек капиталь төзелеш өлкәсе белән бәйләнде. Биредә инде проектларны гамәлгә ашыру, җитештерү объектларын төзү, инфраструктура үсеше мәсьәләләре өстенлек алды. Нефть тармагындагы тәҗрибә төзелеш эшләрен технологик яктан нигезле итеп алып барырга мөмкинлек бирде.

Алдагы этапта исә туп-ланган белем һәм тәҗрибә энциклопедик һәм нәшрият эшчәнлегендә файдаланылды. Документлар белән эшләү, тарихи материалларны системалаштыру, фәнни төгәллекне саклау – болар барысы да инженер һәм төзүче буларак формалашкан караш нәтиҗәсе булды. Шул рәвешле, һөнәри эшчәнлекнең төрле юнәлешләре бер-берсен тулыландырып, бердәм хезмәт юлына әверелде.

 Сез төбәкне өйрәнү юлына ничек килдегез?

– Төбәкне өйрәнү – гаилә һәм туган як тарихына кызыксынудан табигый рәвештә үсеп чыккан юнәлеш. «Әлмәт энцикло-педиясе» иҗади төркемендә катнашу архивлар белән эшләү, документлар өйрәнү өчен зур мәктәп булды. Вакыт узу белән документаль төгәллеккә һәм тарихи чыганакларга ихтирамга нигезләнгән тикшеренү алымы формалашты.

 Сәламәт яшәү рәвеше – Сезнең тормыш принцибыгызмы?

– Әйе, физик активлык һәрвакыт эшкә сәләтлелекне һәм эчке тигезлекне сакларга ярдәм итте. Кышын су коену һәм альпинизм – холыкны сыный торган, үзеңне җиңәргә өйрәтүче юл.

 Гаилә кыйммәтләре Сезнең тормышта нинди урын тота?

– Гаилә – буыннар дәвамчанлыгының нигезе, әхлакый ориентирлар чыганагы. Нәкъ менә гаиләдә хезмәткә караш, җаваплылык, ата-бабалар хәтеренә ихтирам тәрбияләнә.

 Әниегез Сезнең язмышыгызда аерым роль уйнадымы?

– Һичшиксез. Ул тормыш дәвамында әхлакый терәк, үрнәк булды. Аның кешеләргә карата ихтирамы, сабырлыгы, эчке җыелганлыгы минем өчен һәрчак ориентир булып калды.

 Нәшрият эшчән-легегез ничек башлан-ды?

– Документларны, фотоларны, хатларны, истәлек-ләрне саклап калу теләгеннән. Вакыт узу белән бу шәхси эш системалы нәшрият эшчәнлегенә әверелде, шәһәр тарихы өчен дә әһәмиятле материаллар тупланды.

Фотография Сезнең тормышта нинди урын тота? Бу хоббимы?

– Фотография – вакытны туктату ысулы. Кадрлар аша вакыйгаларның атмосферасын, кешеләрнең йөзләрен, шәһәрнең мәдәни тормышын саклап калу мөмкин.

2025 елның маенда «Татнефть» оешмасына «1941–1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем бирелде. Бу вакыйганы Сез ничек кабул иттегез?

– Бу тирән тарихи мәгънәгә ия вакыйга. 2025 елның 8 маенда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узган тантаналы концертта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» җәмгыятенә әлеге мактаулы исем бирелүен игълан итте.

Минем өчен, компания ветераны буларак, бу – Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт куйган нефтьчеләрнең эшенә бирелгән тарихи бәя. Ул чор кешеләренең тырышлыгы Җиңүгә ышаныч тудырган. Әлеге тантанада катнашу буыннар дәвамчанлыгын һәм хезмәт кешесенә ихтирамны ачык күрсәтте.

Сезнең тормыш юлыгызны һөнәргә, гаиләгә, туган җиргә хезмәт итү үрнәге дип атыйлар. Сез моның белән килешәсезме?

– Мин моны болайрак әйтер идем: үз эшеңне намус белән башкару һәм кирәкле урында файдалы булырга тырышу. Әгәр бу юл җәмгыять тарафыннан бәяләнгән икән – димәк, хезмәт бушка узмаган.

Әңгәмәне язды – Луиза Подьячева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса