Хезмәтеннән ямь, тормышыннан тәм табып яши
Резеда Исмәгыйлева Хатын-кызлар – дөньяга матурлык, тормышка ямь бирүче илаһи затлар. Алар якын кешеләре турында кайгырталар, гаилә җылысын саклыйлар.
Яратучы әни, әби, апа-сеңелләр, тормыш иптәше яисә кызлар – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән теләсә кайсы рольне үзләренә генә хас булган гүзәллек, йомшаклык һәм тугрылык белән башкаралар. Алай гына да түгел, гүзәл затларыбыз хезмәт коллективларының ныклы терәге һәм ярдәмчесе. Алар эшләрендә зур җаваплылык һәм профессионализм күрсәтеп хезмәт куялар.
Калабызның “Ветеран” реабилитация үзәгендә нәкъ менә шундый фидакарьләр эшли. Гомумән, әлеге үзәкнең коллективы күпчелек хатын-кызлардан тора. Бүгенге язмабыз шуларның берсе - биредә 16 ел гомерен шәфкать туташы булып эшләүгә багышлаган Галия Галимулла кызы Солтанова турында. Ихлас, гади, шул ук вакытта җитди, үз эшен җиренә җиткереп, төгәл һәм пөхтә итеп башкаручы әлеге ханым белән әңгәмә кордык.
Галия ханым үзе Сарманда туып-үскән булып чыкты. Мәктәптән соң Минзәлә медицина училищесына укырга кергән, соңыннан район хастаханәсендә эшләгән. Әлмәткә 1998 елда килгән. Башта балалар йортында хезмәт куйган, 2010 елдан башлап “Ветеран” реабилитация үзәгендә эшли.
– Хезмәтемне яратып һәм теләп башкарам. Көненә сиксәнләп кешегә хезмәт күрсәтергә туры килә. Минем вазифа табиб билгеләмәләрен үтәүдән гыйбарәт. Тернәкләнүчеләргә үлән чәйләре, кислород коктейльләре әзерләп эчерәм, аннан соң инде тоз бүмәсендә хезмәт күрсәтәм. Биредә көненә 35 ләп кеше була. Эшем, әлбәттә, бик җаваплы. Гаилә тормышыма килгәндә, кызым һәм оныгым бар. Аллага шөкер, тормышымнан бик канәгать. Элегрәк булган хыялларым, теләкләрем дә тормышка ашты. Үз фатирым, яраткан эшем, гаиләм бар. Ял вакытларында бәйләп утырырга бик яратам, аш-су пешерәм һәм театрга йөрим. Сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирәм. Күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Җитәкчебез һәм коллективыбыз бик яхшы, һәрьяклап ярдәм итеп торалар, рәхмәт, бик матур, тату эшлибез. Ә инде тернәкләнү узучыларның йортларына сихәтләнеп, күтәренке күңел белән канәгатьләнеп әйләнеп кайтуларын күрү үзе бер куаныч, – ди Галия Солтанова.
«Ветеран» үзәге директоры Кадрия ханым Гыйматдинова үзе дә Галия ханым турында бары тик мактау сүзләре генә әйтте.
– Галия Галимулла кызын хезмәттәшләре дә, тернәкләнү узучылар да бик ярата, хөрмәт итә. Аның төрле ведомстволар биргән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да байтак. Тернәкләнү узучылар ашханәдә үлән чәйләре эчәргә, галокамерага керергә ярыша-ярыша чират торалар. Бу аның хезмәтенә зур бәя. Чыннан да, Галия ханым һәрберсе белән уртак тел таба белә, беркайчан да зарланмый. Хезмәте белән генә түгел, ә җан җылысы, матур сүзләре белән дә дәвалый ул аларны, – дигән матур сүзләрне юллады Кадрия Әслахетдин кызы хезмәткәре турында.
– Пациентларыбыз арасында МХО хәрбиләре дә күп. Аларның һәрберсенең үз язмышы, үз күңел халәте дигәндәй. Хәлләренә кереп, каһарманнарыбыз белән уртак тел табып, күңелләрен күтәрергә тырышам. Безнең үзәккә авырулар сәламәтлекләрен ныгытырга дип киләләр бит, ә безнең бурычыбыз – шуның өчен кулдан килгәнне эшләү. Аннан соң бер теләгем бар –дөньялар тынычлансын иде дә, сугышчыларыбыз кире үз йортларына – гаиләләре янына кайтсыннар иде, – дигән уй-фикерләрен дә юллады Галия ханым Солтанова. Изге Рамазан аенда әйтелгән әлеге теләкләргә “амин, шулай булсын” диясе генә кала.
Игелекле хезмәте белән кешеләр күңеленә шифа бирүче Галия ханымга һәм “Ветеран” үзәгенең барлык гүзәл затларына бәйрәмчә язгы кәеф, уңышлар һәм күп шатлыклар теләп калабыз. Тормышыгыз һәрвакытта да куанычлар белән тулып торсын, якыннарыгызның мәхәббәте-игътибары сезне ташламасын, иң якты хыялларыгыз тормышка ашсын, кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia