Әлмәттә авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиада уеннары үтте
Социаль хәлнең чуарлыгы, еллар дәвамында барган сәяси үзгәрешләр авылларга булган игътибарны бераз киметә төште. Шуңа да карамастан Әлмәт районында күркәм традицияләрне кадерләп саклый һәм дәвам итә беләләр.
Әлмәттә авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиада уеннары үтте
Социаль хәлнең чуарлыгы, еллар дәвамында барган сәяси үзгәрешләр авылларга булган игътибарны бераз киметә төште. Шуңа да карамастан Әлмәт районында күркәм традицияләрне кадерләп саклый һәм дәвам итә беләләр.
Районда авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиада уеннары үткәрү – шул матур гадәтләрнең берсе. Әлеге чара оештырыла башлауга да ярты гасырдан артык вакыт узып киткән. Күпләр хәтерлидер, авыл яшьләренең иң беренче кышкы спартакиадасы Яңа Кәшер авылында узды. Ул республика күләмендә беренче тапкыр оештырылуы белән тарихка кереп калды. Ярышлар программасына спортның 6 төре (гер күтәрү, ат чабышлары, көрәш, чаңгы ярышлары, хоккей, волейбол) генә кертелгән иде. Аннан соңгы елларда ярышлар программасы спортның башка төрләре белән тулыланып барды.
Еллар дәвамында күләмле спорт бәйрәменә әверелгән чараны төрле авыл җирлек-ләрендә чиратлашып уздыру гадәткә керде. Кайсы авыл җирлеге җиңә – киләсе елда спорт чарасы шул торак пунктта уза. Элегрәк әлеге ярышларга авыл яшьләрен генә сайлап алсалар, хәзер инде спартакиада киң колач алганлыктан, анда спорт белән мавыгучы һәрбер теләгән кеше катнаша ала.
Быел авыл спартакиадасын үткәрү буенча мактаулы хокук данлыклы Елховой авыл җирлегенә бирелде. 56 нчы спартакиада 31 авыл җирлегеннән өч йөздән артык кешене җыйды. Чарага күрше-тирә районнардан да кунаклар күп килгән иде. Аларны һәм чарага килгән башка кунакларны район хакимияте вәкилләре һәм авыл җирлеге җитәкчелеге кайнар сәламләде. Спортчылар йөзделәр, кул һәм мускул көчләрен дә сынаштылар, ГТО нормаларын да тапшырдылар. Спартакиада бик оешкан төстә узды һәм барысында да тирән тәэсир калдырды. «Мондый дәрәҗәдәге чара шәһәрдә дә бик сирәк була. Бик матур оештырганнар, рәхмәт», – диде Елховой кунаклары.
Халык саны 1500гә җиткән торак пунктлар арасында Габдрахман авыл җирлеге абсолют җиңүче булды. Миңлебайлылар быел икенче урынга чыкты, Түбән Мактама бистәсе өченче урынны яулады. 700ләп кеше яшәүче авыллар арасында беренче урынга Тайсуган авыл җирлеге лаек булды, Бишмунча авыл җирлеге – икенче, Иске Суркин авыл җирлеге өченче урынга, Елховой авыл җирлеге дүртенче урынга чыктылар. Сиренькино, Васильевка, Кичү авылларыннан килгән спортчылар да җиңүчеләр рәтенә керде. Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Бер генә кеше дә игътибарсыз, бүләксез калмады. Афәрин, елховойлылар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia