Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Сафия Хәмәтгата кызы Зиганшинага 95 яшь тулган.

Түбән Абдулда Сафия Хәмәтгата кызы Зиганшина 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Шушы шатлыклы көндә аны котларга авыл советы җитәкчесе Равил Рәвгать улы Юнусов, ветераннар советы рәисе Рәйсә Нурәхмәт кызы Фаварисова һәм мәдәният хезмәткәрләре килделәр.
Юбилярга Әлмәт ветераннар советы тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Россия Президенты В. В. Путин исеменнән котлау открыткасы ирештерелде.
95 яшь – ул зур гомер юлы, сабырлык һәм хезмәт белән үткән матур тормыш. Сафия апа –  ихтирамга лаек кеше, ди мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса