Авыл җирлекләрендә җыелышлар дәвам итә
Шундый исәп-хисап тоту чарасы Сөләй авылы җирлегендә дә узды. Әлеге авыл үзенең тырыш кешеләре, күренекле шәхесләре белән дан тота.
Исәп тотар чак
Авыл җирлеге 5 авылны - Сөләй, Урсалабаш, Шарлама, Яңа Михайловка һәм Салкын Чишмә торак пунктларын берләштерә, биредә 1409 кеше гомер итә. Әлеге авыл җирлегендә дә халык саны елдан-ел кими бара икән.
Авыл яме - малларда. Торак пунктларда сыер, сарык, кәҗә асраучылар әле дә булуы куандыра. Сөләй авыл җирлеге башлыгы Ансар Бикбаев иң күп сыер асраучы хуҗалыкларны телгә алып узды. Назилә Маннанова, Илгиз Галиев, Фәнүс Хаҗиев, Назыйм Хурамшин, Радик Гыйбадуллин, Ленар Хафизов, Алмаз Гайнетдинов хуҗалыклары шундыйлардан. Соңгы елларда сарык-кәҗә тотучылар күбәйгәне дә күзәтелә. Узган елны район җитәкчелеге ярдәме белән савым сыерларын күпләп асраган хуҗалыкларга сөт саву аппаратлары бирелгән һәм акчалата ярдәм күрсәтелгән булган. Ел дәвамында авыл биләмәләрен чүп-чардан арындыру, урамнарны яктырту, су линияләрен яңарту буенча саллы гына эшләр башкарылган.
- Өч авылда балалар бакчасы эшли. Мәктәптә 25 укучы белем ала. Үткән елны 30 бала булса, быел 5 укучыга кимеде. Кызганыч, ләкин балалар бакчасында да, мәктәптә дә балалар саны кими, беренче сыйныфка инде ике ел рәттән укучылар килмәде. Бу үз чиратында авылларыбызның картаюына сәбәп булып тора, - дип белдерде авыл җирлеге башлыгы Ансар Җәүдәт улы. Җитәкче фикере белән килешми мөмкин түгел. Бу авылның киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә. Очрашу барышында проблемалар да телгә алынды. Урамда бәйсез йөрүче этләрнең бик күп булуы халыкны быел да борчый, бигрәк тә кыш айларында муенчаклы, каешлы этләрнең күп булуы күзәтелә икән. Бу хәл балалар өчен аеруча куркыныч тудыра. Районда оештырылган этләр приютына күп тапкыр мөрәҗәгать ителгән булса да, әлеге оешмадан ике тапкыр гына килгәннәр.
Сөләй авыл җирлегендә үзара салым акчаларына елдагыча байтак кына төзү-төзекләндерү эшләре тормышка ашырылган. Кышкы чорда авыл эчендәге юлларны һәм торак пунктка керә торганнарын да үз тракторлары белән чистарталар булып чыкты. Быел Шарлама авылына су кертеләчәге дә авыл кешеләренең йөрәгенә май булып ятты. Сөләй чыннан да матур, төзек авыл. Биредә халык кимемәсен, киресенчә, яшьләр туган якларына әйләнеп кайтсын һәм төпләнеп калсын иде дигән теләктә калабыз. Шулай булганда авылның киләчәге буласына өмет уяна.
Йөрәк кушканча
МХО зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтү эше Сөләй авылында бүген дә актив дәвам итә. Авыл кешеләре гуманитар ярдәм җыюны һәм маскировка челтәрләрен үрүне махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле алып баралар.
– Балаларыбыз, ир-егетләребез, якыннарыбыз иминлеге өчен дүртенче ел рәттән тырышып эшлибез. Әлеге игелекле гамәлгә иллегә якын кеше җәлеп ителгән. Шуларның 27 се иртәнге сигездән 12 гә кадәр мәдәният йортында, калганнары өйләрендә хезмәт куялар. Урсалабаш, Шарлама авыллары халкы да бик актив. Уртак тырышлык белән 210 нан артык маскировка челтәре үрелде, алып китәргә дә әзерләп куйдык. Фидакарьләребезнең тырышлыгы белән 4 меңгә якын окоп шәмнәре ясалды. Чимал алуда һәм гуманитар йөкне МХО зонасына илтеп тапшыруда асыл егетебез Рүзил Яппаров зур булышлык күрсәтә. Ул үзе Донецкига кадәр барды. Госпитальләргә, балалар бакчаларына гуманитар ярдәмне илтеп тапшырып кайтты. Еллар дәвамында остарганнан остара бара волонтерларыбыз да. Маскировка челтәрләре үргәндә тукыманы тасмаларга элегрәк кул белән киссәк, хәзер инде аны кисә торган махсус җайланмабыз бар. Аны безгә Миңсылуыбызның тормыш иптәше Рамил ясап бирде. Шушындый ук җайланманы безгә Мөхәммәдъяровлар гаиләсе дә бүләк итте. Барысына да рәхмәт. Хәзер бик җайлы – эшебез гөрли. Даими рәвештә токмач кисү өмәләре оештырып торабыз, ипиләр киптерәбез, бәен дә бәйлибез. Әлеге эштә күбрәк өлкән яшьтәгеләр катнаша. Яшьләр дә, мәктәп балалары да килеп булышалар. Эшкә тотынганда догалар укыйбыз, хәрбиләребезгә исәнлек-саулык телибез, Җиңү тизрәк килсен иде, дибез. Сөләйдән 17 кеше МХО зонасына китте, яу кырларында батырларча һәлак булучылар да бар. Алар хөрмәтенә мәдәният идарәсендә махсус стендлар булдырдык. Бар теләк – Җиңү килсен, егетләребез исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайтсыннар, - дип сөйләде Сөләй авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Лилия Шәйхетдинова.
- Урсалабаш авылындагы кызларыбыз - тугызлап кеше атнасына бер яки ике мәртәбә җыелып, 100-110 лап йомыркадан токмач басып, киптереп, тартмаларга тутырып, шәһәр штабына озаталар, - ди 78 яшьлек Рәсилә апа Якупова. Әлеге өлкән яшьтәге авыл кешесенең үзенең тырышлыгына да сокланырлык. Сөләй фидакарьләренә хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтебезне юллыйбыз. Сез булганда яу кырындагы ир-егетләребезнең өсләре бөтен, тамаклары тук булырына ышаныч зур.
Резеда Исмәгыйлева
Фото: Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia