Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Сугышчан туганлык» ветераннары Әлмәттә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен патриотик дәрес үткәрделәр

Балалар бакчасында патриотик дәрес узды.

«Сугышчан туганлык» ветераннары Әлмәттә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен патриотик дәрес үткәрделәр

4 февральдә 14 нче «Дюймовочка» балалар бакчасында «Ромашка» төркемендә Әлмәтнең «Сугышчан туганлык» вәкилләре «Авангард» һәм «Патриот» яшьләр клублары белән берлектә Сталинград сугышында немец — фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган гадәти булмаган һәм бик мөһим чара - «Зур илнең кечкенә патриоты» чарасына үткәрделәр.

Ветераннар балаларга бөек тарихи вакыйга — Сталинградны фашист илбасарларыннан азат итү, Җиңүнең нинди югары бәя белән ирешелүе, шәһәрнең «корыч яңгыр астында» ничек нык торуы һәм мәңгегә совет халкының батырлык, ныклык һәм какшамас көч символына әверелүе турында сөйләделәр.

Балалар бакчасына йөрүче балалар кунаклар өчен шигырьләр һәм җырлар әзерләделәр.

Тантаналы өлештән соң балалар Волгоград далаларыннан — Бөек Ватан сугышы елларында фашист оккупантлары белән каты сугыш барган урыннардан эзләү отряды тапкан кораллар белән зур кызыксыну белән таныштылар. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга алгы сызыкта кулланыла торган заманча дроннарны күрсәттеләр.

Чарада запастагы сержант, МХО катнашучысы Төхфәтуллин Дамир; запастагы гвардия сержанты, МХО ветераны Ванюков Артем; подполковник, «Авангард» МПК мөдире; прапорщиклар, яшьләр белән эшләү буенча белгечләр Жуматаев Кайрат һәм Райманова Гүзәл; балалар бакчасы мөдире Сибгатуллина Венера катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса