Әлмәттә алтын туй узды
Әлмәт ЗАГСында 50 ел бергә гомер иткән Альберт Хәмит улы һәм Хәмдия Әхәт кызы Гыйльмановлар булды.
Әлмәт ЗАГСында 50 ел бергә гомер иткән парны хөрмәтләделәр
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә Альберт Хәмит улы һәм Хәмдия Әхәт кызы Гыйльмановлар никахларының 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
Мәктәптә танышканнан соң юллары аерыла: Альберт елга училищесында, ә Хәмдия медицина училищесында укый. Альбертның армиядә хезмәт итүеннән соң алар 1976 елда өйләнешәләр. Аларның ике баласы, биш оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Альберт Хәмит улы гомер буе "Елховлес"та, ә Хәмдия Әхәт кызы 40 ел амбулаториядә эшләгән. Хәзер гаилә лаеклы ялда, оныкчыкларын тәрбияли. Юбилярларны туганнары һәм якыннары котлады.
Традиция буенча юбилярларның исемнәре никах юбилярларының елъязмасына язылган. Бу көн истәлегенә аларга котлау адресы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia