Әлмәттә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде
Бу көнне хокукый ярдәм сорап балигъ булмаган, элеккеге ирләре алимент түләмәгән 2 хатын-кыз мөрәҗәгать итте.
Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Анда әйдәп баручы суд приставы-башкаручы Регина Ильмир кызы Маркова, Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге начальнигы Диләрә Сабир кызы Матвеева, гаилә күпфункцияле үзәге бүлекчәсе юрисконсульты Алина Николаевна Сәитова катнашты.
Бу көнне хокукый ярдәм сорап балигъ булмаган, элеккеге ирләре алимент түләмәгән 2 хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлыны эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia