Ул – милләтебез горурлыгы
Татарлар үзара танышканда, һичшиксез, бер-берсенең кайсы төбәктән булулары, ул яктан нинди күренекле шәхесләр чыкканлыгы белән кызыксыналар, алар белән мактаналар һәм горурланалар.
Минем дә, гәрчә Әлмәт якларында туып үсмәсәм дә, милләтебезнең асыл заты, дустым Минхарис Әмирханов турында сезнең алда мактанасым, аның кылган изге гамәлләре хакында якташларына, газета укучыларына, бигрәк тә яшьләргә, тәфсилләбрәк белдертәсем килде.
Сүзем Елховой (Иске Баграҗ) авылында тәртипле һәм тату гади татар гаиләсендә туып үскән Минхарис Талип улы Әмирханов хакында булыр.
Ул 1955 елның 26 апрелендә дөньяга килә. Әтисе – нефтьче, әнисе – колхозчы, алар Әмирхановлар нәселенең дәвамчылары булган дүрт малайга гомер бирәләр. Шушма елгасын аркылыга-буйга йөзеп, колхозның чөгендер басуларында хәйран чиләнеп, әкрен генә мәктәп сукмакларын таптап, әтиләре Талип абый кебек бик тә үҗәт, тырыш, чыдам, сабыр, күркәм холыклы үсмерләр берәм-берәм авылдан таныш булмаган тормыш юлына чыгып китәләр. Минхарис Казанга юл тота. Егет Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетын сайлый. Бу хакта ул үзенең бер интервьюсында: «1972 елда мин искиткеч, бәхетле кеше идем! Ул елны кабул итү имтиханнарын туган татар телемдә тапшырырга рөхсәт иттеләр, ә миңа шул гына кирәк иде дә, физика, химия кебек фәннәрне яхшы белгәнгә, бернинди каршылыксыз Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетына укырга кердем», – дип искә ала. Аны Казанга теш табибы булу хыялы алып килә, ә менә әлеге һөнәрне сайлауга күңелендә хәзергәчә нык уелып калган бер вакыйга сәбәпче була: 9 нчы сыйныфтан соң, башкалар белән беррәттән, Минхарисны да районның хәрби комиссариатына каралырга чакыралар һәм сәламәтлекләрен тикшергәч, барысын да тешләрен дәваларга җибәрәләр. Шунда ул беренче тапкыр теш табибы белән таныша һәм теш табибы булу хыялы белән яши башлый.
Тормыш юлы Казан дәүләт медицина институтын уңышлы тәмамлаган яшь белгечне юллама белән безнең өчен җәһәннәм чиге саналган Новосибирск өлкәсенең Тогучин шәһәренә илтә, биредә ул стоматология буенча интернатура үтә. Әлеге зур булмаган шәһәрдә белемле яшь табиб тиз танылу ала һәм авыруларның ышанычын, ихтирамын яулый.
Әмма туган як барыбер үзенә тарта: 1978 елда Яр Чаллының 1нче номерлы теш дәвалау поликлиникасы табибы буларак эшкә керешә, ә 1981 елдан ГИДУВның ортопедия стоматологиясе кафедрасында клиник ординатурада укый, шунда төпләнеп тә кала. Казан ГИДУВының уку процессына теш техникларының квалифи-кациясен күтәрү циклын керткәнгә күрә, аны, теш протезларын ясауда 13 яңа модель тәкъдим итүен һәм бу өлкәдә ясаган ачышын исәпкә алып, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина көллиятләрендә теш техникларын әзерләү программасын төзү буенча төркем составына чакыралар. 1989 елда ортопедия стома-тологиясе кафедрасы ассистенты, доценты дәрәҗәсенә күтәрелә һәм татарлардан стоматология өлкәсендә беренче фән докторы, профессор Г. Г. Насыйбуллин җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе яза, аны 1993 елда уңышлы яклый. Озак еллар ортопедия һәм ортодонтик мәсьәләләргә багышланган тикшеренүләренең нәти-җәләре галимнең 150 дән артык басма хезмәтләрендә чагылыш таба, алар нигезендә авыруларны профилактикалау, диагностикалау һәм ортопедиягә караган дәвалау буенча аерым тәкъдимнәр ясала, күрсәтмәләр бирелә.
Минхарис әфәнденең Казанга чит илләрдән белемнәрен күтәрергә килгән табиблар белән уңышлы эшчәнлек алып баруы аеруча мактауга лаек. Ул үзенә укырга килгән һәркемне – сириялеләрне, кыргызларны, таҗикларны, үзбәкләрне һәм башкаларны – туганнары кебек кабул итә, аларны теш дәвалау серләренә өйрәтә, практик киңәшләрен бирә, төрле яклап булышлык күрсәтә. Әйтик, Казан медицина университетына Сүрия башкаласы Дамасктан укырга килгән һәм аны тәмамлагач Казанда төпләнеп калган стоматолог-ортопед Вафа Тарек, М.Т.Әмирхановны үзенең остазы дип санап, «Минхарис Талипович мине кулдан тотып, ортопедия стоматологиясе дөньясына кертте дип әйтә алам, моңа кадәр бу өлкәдә мин бернәрсә дә белми идем. Ул минем өчен әти кебек борчыла иде. Нәтиҗәдә, ортопедия стоматологиясе һәм КДМА гомуми практикасы буенча ординатураны тәмамладым һәм тәҗрибәле белгеч булу дәрәҗәсенә ирештем,» ди аңа булган рәхмәтен белдереп.
Махачкаладагы Дагыстан дәүләт медицина университетын «гомуми профильле стоматология» белгечлеге буенча тәмамлап, укуын гомуми практика стоматологиясе буенча Казан медицина университеты интернатурасында дәвам иткән, аннан соң Казан медицина академиясенең ортопедия стоматологиясе кафедрасында белемен күтәргән «Хәят смайл» клиникасының баш табибы Магомедрасул Рамазанов шулай ук Минхарис Талип улының аның белән күптән белгән туганы кебек аралашуын, ортопедия стоматологиясенең нечкәлекләрен дә ачып бирүен, шуның аркасында үзенең бу өлкәнең бик катлаулы фән икәненә төшенүен билгели. «Иң мөһиме - Минхарис Талипович без курсантларны уйларга өйрәтте. Ул - олы җанлы һәм зур йөрәкле кеше», ди аңа карата булган хөрмәте йөзеннән. Әлбәттә, моңа охшаш җылы сүзләрне күп китереп булыр иде.
Абруйлы шәхес туган нигезен, бакыйлыкка күчкән әти-әнисен, туган авылын, аның халкын һич онытмый. Туган йортын, әти-әни каберләрен кайтып карап тора, даими алар хөрмәтенә Корьән ашлары уздырып, туган-тумачаларын да бу юлда бергә туплый. Аның менә дигән гаиләсе бар, күз генә тимәсен! Алар хәләл җефете Сания белән икесе дә бу дөньяга кешеләргә изгелек эшләр өчен яратылган: берсе - кешенең тешен дәваласа, икенчесе - мәгариф өлкәсендә яшь буынның рухын дәвалый, изгелек кыла. Тагын шунысы куанычлы: Минхарис Әмирханов Елховой (Иске Баграҗ) тарихында беренче югары белемле теш табибы булса, хәзер инде аның үрнәгендә бу һөнәрне сайлаган яшь буын авылдашлары барлыкка килде, алар - дүртәү , барысы да Минхарис абыйлары белән тыгыз элемтәдә торып, халкыбызга игелекле хезмәт күрсәтәләр.
Зур уңышларга үз көче белән ирешкән, тормышта һәм фәндә, укытучылык эшендә үз юлын тапкан, милләтебезнең горурлыгы булган Әлмәт ягыннан чыккан олы йөрәкле чын дус, ир-ат хакында кыскача гына сезгә үземнең фикерләремне җиткерергә тырыштым. Мондый якташ белән горурланмый һәм мактанмый мөмкин түгел, аны исән чагында олылыйк, очрашуларга чакырыйк, ихтирамыбызны белдерик. Ул – боларга бик тә лаеклы шәхес.
Фәрит Солтанов,
фәлсәфә фәннәре докторы,
ТРның атказанган фән эшлеклесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia