Шәйхетдиновлар: Гомер юлын парлап үтү – бәхет
Туган җирнең матур табигате кочагында үскән, шунда оя корган, тырыш, намуслы кешеләре белән матур авылларыбыз.
Илгә-көнгә тырышып хезмәт иткән, тормышларын үз куллары белән корып, әле бүген дә булганына шөкер итеп, матур итеп дөнья көткән, лаеклы балалар тәрбияләп, тормыш авырлыкларына бирешмичә, гөрләтеп дөньясын алып барган гаиләләр күп районыбызда.
Бүгенге язмабыз Бишмунча авылында гомер кичерүче Сабит абый һәм Талия апа Шәйхетдиновларга багышлана. Икесе дә шушы авылда туып үскән алар, сыйныфташлар да әле. Сабит абый да, Талия апа да озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган шәхесләр. Бергә гаилә корып яши башлауларына да инде 52 ел гомер узып киткән.
– Туган авылыбызда яшәп, эшләп, төпләнеп калуыбызга куанып гомер итәбез. Сабит абыегызга 1974 елны кияүгә чыгып, шушы йортка килен булып төштем. Башта клубта эшләдем. Декрет ялыннан соң санитарка булып эшкә урнаштым. «Зәй» колхозыннан «Чулпан» хуҗалыгы аерылып чыкканнан соң, 1982 елны председателебез Илсувар Мәхмүт улы Зарипов чакырып алды да: «Әйдә әле, Талия, сыер саварга фермага кил әле син. Бу эшеңне дә ташлама, син тырыш, икесен дә булдыра аласың», – дип, колхозга эшкә әйдәде. Менә шул чордан башлап 30 ел дәвамында сыер саудым. Тырышып эшләгәнемне җитәкчелек тә, хөкүмәтебез дә күрә белде, югары бәяләде. Аллага шөкер, Россия Федерациясенең Мактау грамотасына лаек булдым, республика күләмендә дә бүләкләр байтак, хезмәт ветераны да мин. «Чулпан» хуҗалыгында эшли башлаган чорда 26 сыер савучы идек, һәрберебезгә 24 әр сыер туры килә, еллар дәвамында икешәр сменалап та эшләдек. Соңгы елларда 75 шәр сыер саварга туры килде. Әлбәттә, аппарат белән сава идек. Илсувар Мәхмүт улы колхозны җитәкләгән чорда савым аппаратлары белән тәэмин итте. Аңа рәхмәтебез зур булды – ул эшләгән чорда хуҗалыгыбыз гөрләп торды. Авыл кешесенә иң мөһиме – эш булсын. Эш булгач инде акчасы да бар дигән сүз. Мин үзем һәр көнне иртәнге сәгать өчтә инде фермага барып, сөт күбрәк булсын өчен тизрәк малларны ашата идем. Азыкны баштарак терлекләр алдына кул белән салсак, алга таба техника куллана башладык. Моннан тыш әле җәйге чорда чөгендер утарга йөри идек. Җидешәр гектар чөгендер алып эшләргә дә туры килде. Сабит белән бергә йөрдек инде. Әле бит мин фермада эшләгән килеш сигез еллап санитарка хезмәтен дә алып бардым. 24 ел кайнана белән гомер кичергән кеше дә әле мин. Сабит абыегыз белән бер малай, бер кыз үстердек, оныкларыбыз, хәзер инде оныкчыкларыбыз да бар. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән барысына да өлгердек. Без хезмәт куйган чорда «Чулпан» хуҗалыгы гөрләп торды, бүген дә ул бар, тик игенчелек белән генә шөгыльләнәләр. Кызганыч, терлекчелек бетте. Без үзебез гомер буе мал асрадык һәм әле дә асрыйбыз. Абзарыбызда өч үгезебез бар, ел да кырыклап үрдәк үстерәбез, кош-корт тотабыз. Малын да, азыгын да сатып алабыз. Авыл җирендә малсыз ничек торырга, аннан соң хәрәкәт тә кирәк. Элек печән әзерли идек, хәзер юк, саламын сатып алабыз инде. Соңгы елда хуҗалыктан пай җирләре өчен икмәк бирә башладылар. Җәйге чорда бакчада эшнең иге-чиге юк, Аллага шөкер, – дип куйды Талия апа.
– Талия ул бик акыллы, матур, икебез дә гади генә гаиләләрдә үскән кешеләр, шуңа күрә ул минем йөрәгемне яулады да. Илле елдан артык гомер эчендә авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә кичердек бит, – дип өстәде Сабит абый.
Сабит Сабир улы Шәйхетдинов үзе дә сыната торганнардан түгел. Сигезенче сыйныфтан соң мәктәптән китсә дә, производствода эшләп, кичке мәктәптә укып, урта белем алган. Илсувар Мәхмүт улы чакырып алгач, 1993 елны авыл клубына эшкә кайта.
– Биредә җиде ел эшләгәннән соң колхозга урнаштым. Эшнең барысын бергә алып бардым – ындыр табагында да хезмәт куйдым, учетчик та, заправщик та, осеменатор да булдым. Гомумән, универсал, – дип елмая Сабит абый. Ә бит ул чыннан да шундый. Яше олыгаюга да карамастан, яраткан шөгыле – оекбашлар, бияләйләр бәйләү. Алай гына да түгел, мозаика чигүгә дә вакыт таба. Моңа аны мәктәптә беренче сыйныфта укыткан Рәсимә Ризванова өйрәтеп калдырган булып чыкты. Булганнан бар да була, диләр, хак икән. Талия апа, Сабит абый – икесе дә намазда. Сабит Сабир улы мәчет имамының уң кулы, ярдәмчесе дә икән әле.
– Мәчетебез чиксез матур. Бүгенге көндә мәчетнең ашханәсендә эшләр тәмам-ланып килә. Төзү-төзекләндерү эшләре халыктан кергән хәйрия акчаларына башкарылды. Авыл халкы бик нык ярдәм итә. Күрше егете Марат Гәбдрәкыйпов ике ел рәттән акча бирде, улы МХО да һәлак булган авылдашыбыз Гөлсинә дә акча тапшырды, Илнур Хафизов электр үткәрүдә булышты, ашханәне гарнитур белән тәэмин итте, Радик Шәрифуллин түшәм тарт-тырды, Равил Шәяхмәтов өстәлләр алуга акча бирде, Ильмир Баһаветдинов һәм башкалар да акчалата зур ярдәм күрсәттеләр. Бу хәйриячеләр булмаса, эшне ике ел эчендә тәмамлый алмаган булыр идек, аяк-куллары сызлаусыз булсын, эшләгән игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын, – дигән теләкләрен юллады Сабит Шәйхет-динов.
Әйе, Бишмунча авы-лында чыннан да киң күңелле кешеләр, чын фидакарьләр яши. Май чүлмә-ге тышыннан билгеле диләр халыкта. Карлы-буранлы көнне Бишмунча авылына килеп кергәндә үк юлларның ялт итеп чистартылган булуына без дә игътибар иттек. Монысы инде авыл җирлеге башлыгы Морат Мөбаракшинның тырышлыгы. Сабит абый белән Талия апа да, барлык Бишмунча халкы да рәхмәт укый бу җитәкчегә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia