Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Март аенда Татарстанда озын яллар булачак

Март аенда татарстанлыларны яллар көтә.

Биш көн  эшләүче татарстанлыларның март аенда берьюлы ике озын ял көне булачак. Татарстанлылар язның беренче аенда кайсы көннәрдә ял итәчәкләр-«Татар-информ» материалында.

Татарстанда яшәүчеләрнең беренче озын ял көннәре 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк, бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле. Быел 8 Март якшәмбегә туры килгәнлектән, өстәмә ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә-9 мартка күчерелә.

Моннан тыш, татарстанлылар өч көн рәттән 20 марттан 22 мартка кадәр ял итәчәк. 20 мартта Татарстанда Ураза бәйрәме билгеләп үтелә, ул республикада эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Димәк, 19 март Татарстанда кыска эш көне булачак.

Мартта республикада яшәүчеләрнең 20 эш көне һәм 11 ял көне булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса