Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

ТР Дәүләт торак инспекциясе әлмәтлеләрнең социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре буенча чаралар күрде

Әлмәтлеләр идарәче компанияләрдән зарлана.

ТР Дәүләт торак инспекциясе әлмәтлеләрнең социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре буенча чаралар күрде

Әлмәттә яшәүчеләр җылылык, түбә һәм су баскан подвал проблемаларына зарлана. Бу хакта ТР дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә
Ленин урамындагы 71 нче йортта даими рәвештә җылытуны сүндерәләр. "Алсу" идарәче компаниясенә рәсми кисәтү игълан иттеләр.
Белоглазов урамындагы 103 нче йортта яшәүчеләр түбәдән су  агу турында хәбәр итә. "УКЖД Новация" кисәтү алды.
8 Март урамындагы 17 нче йортның подвалын су баскан. Планнан тыш тикшерү уздырылды, «ЖЭУ  7» күрсәтмә бирелде, вазифаи зат җаваплылыкка тартылды.
Юныс Әминов урамындагы 2 нче йортта өченче подъездда җылылык юк. Җылыту радиаторын урнаштырдылар, идарәче компаниягә хокук бозуларны булдырмау турында кисәтү ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса