Әлмәттән бер тәүлектә 3,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган
Әлмәттә кар күпләп яуды.
Әлмәттән бер тәүлектә 3,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган
Явым-төшем күп булу сәбәпле, Әлмәт районының юл һәм коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчерелде.
Шәһәр, авыл җирлекләре, идарәче компанияләр техникасын, шулай ук төбәк челтәрен дә кертеп, бөтен район буенча юлларны чистартуда 60 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Юл эшчеләре тротуарларны, җәяүлеләр кичүләре юлларын, җәмәгать транспорты тукталышларын чистарталар.
Җәмәгать транспорты маршрутларына һәм социаль әһәмияткә ия объектларга беренчел игътибар бирелә.
Автомобиль хуҗаларыннан юл хезмәтләре эшенә аңлап карауларын һәм транспорт чараларын юл кырыенда калдырмауларын сорыйлар, чөнки бу махсус техниканы узуны катлауландыра һәм җыештыру сыйфатын киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia