Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

19-25 гыйнварда калорияләрне санауны популярлаштыру атналыгын билгеләп узалар

Сәламәт туклану организмның нормаль эшчәнлеген тәэмин итү, сәламәтлекне саклау, авыруларны профилактикалау һәм актив озын гомер өчен нигез булып тора.

Калорияләрне санау белән беррәттән кан басымын да тикшереп торырга кирәк дип саный белгечләр. Бүген дөньяда югары кан басымы авыруыннан миллиард чамасы кеше иза чигә икән. Бу чир йөрәк өянәкләре һәм инсультларга китерүдә төп сәбәпче булып тора. Әлеге чирләр  кышкы чорда аеруча кискенләшә. Бу уңайдан үзәк район хастаханәсе табиблары аңлатма бирәләр.
– Гипертония авыруы – ул артериаль кан басымы күрсәткечләренең югары булуы. Мөмкинлектән файдаланып, төрле яшь-тәге кешеләрнең кан басымы нинди булырга тиешлекне әйтеп үтәргә кирәк. 16-20 яшьлекләрнең кан басымы терекөмеш баганасының 100/70 белән 120/80, 20-40 яшьлекләрнең – 120/70 белән 130/80, 40-60 яшьлекләрнең – 135/85 кә кадәр, 60 яшьтән югарыларның 140/90га кадәр булса, нормаль санала. Иң мөһиме, кан басымын үлчәр алдыннан каһвә эчәргә, тәмәке тартырга, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый. Берничә минут тыныч кына утырып тору сорала. Югары кан басымы күп кенә эчке органнар чирләренең билгеләре булып тора. Аның колач алуына еш нерв стресслары, бөер чирләре, гипофизның алгы һәм арткы өлеше чирләре, калкансыман биз авырулары “булышлык итә”. Күпчелек очракта баш авыртулар кешене иртәнге якта борчый.  Югары кан басымы үзенә зур игътибар бирүне таләп итә. Тиешенчә дәва-лансаң һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барсаң, аны катлаулануга җиткермәскә дә мөмкин.Әгәр кан басымы кинәт күтәрелеп китә икән, авыру урын-җир режимын тотарга бурычлы. Диетага утыру да файдага була. Тозлы азыклар куллануны,  сыеклык күләмен чикләргә киңәш ителә. Дәвалауны тик табиб кына билгеләргә бурычлы. Һәр пациентның оптималь кан басымын исәпкә алып кына дару микъдаре билгеләнәчәк. Ә ишеткән киңәшләр, даруханәдә провизор тәкъдим иткән дарулар куллану (сезнең авыруның үзенчәлекләрен тиешле дәрәҗәдә белми!) югары кан басымы белән чирләүче кешене зур бәлагә китерергә мөмкин, –ди алар. Моннан тыш белгечләр түбәндәге киңәшләргә колак салырга тәкъдим итәләр. 
Гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга
Аена бер тапкыр үлчәүгә басып үлчәнергә кирәк. Артык “кило”лар канда холестерин микъдарының тиешледән артык булу ихтималын күрсәтә. Ә бу йөрәк-кан тамырларына зыян салырга мөмкин. Төрле тәм-том һәм баллы эчемлекләрдә, ак икмәк, фастфуд, ярымфабрикат, колбаса ризыкларындагы углеводлар организмда бик тиз үзләштерелеп, май тукымасына әверелә. Тозны көненә 1 чәй кашыгыннан артык куллану организмда сыеклыкның тоткарлануына, шешенүгә китерергә, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегенә кырын сугарга мөмкин. Составында кофеин булган эчемлекләрне дә саграк кулланырга. Каһвә генә түгел, каты чәй, “энергетик”лар да бу. Аксымга һәм клетчаткага бай ризыкларның (майсыз ит, балык, эремчек, борчак яки фасоль, яшелчә, яшел тәмләткечләр) көндәлек менюдан төшмәве гипер-тония куркынычын 60 процентка кадәр киметә. Йөрәкнең сәламәт булуы өчен даими рәвештә омега-3, омега-6, омега-9 май кислоталарын кулланырга кирәк. Алар балыкта һәм диңгез продуктларында, йомырка, үсемлек майлары, соя, фасоль, чәчәк кәбестәдә, брокколи, шпинатта була.
Кан тамырларын ныгытырга
Кан тамырлары нык һәм сыгылмалы булсын өчен калийлы продуктлар: карабодай, борчак, алма, банан, цитрус җимешләре, кабак, бәрәңге, баклажан, кишер, помидор, гөмбә, кипкән җимешләр, көн-багыш, бал ашарга кирәк. Сарымсакта канны сыеклата һәм тромбларны эретә торган аллицин матдәсе бар. Шуңа күрә ашлар һәм “второй”ларның һәммәсенә берәр тырнак сарымсак өстәү әйбәт (аллергия булмаса). Какао порошогы һәм бөртекләрендә йөрәкне ныгытучы магний, кан тамырларын киңәйтүче теобромин, инфаркт һәм инсультларны кисәтүче полифенол бар. Шуңа күрә табиблар көненә бер-ике шакмак әче шоколад (горький шоколад) ашарга киңәш итә.
Тәмәкедән баш тартырга
Тәмәке тартучыларның орга-низмы никотинны “эшкәртү” өчен даими рәвештә тулы көченә эшләргә мәҗбүр. Хәлсезләнеп калган орган-нарда кан йөреше начарлана. Шуңа күрә тәмәкедән баш тартмыйча гына гипер-тониядән котылып булмый.
Үсемлек төнәтмәләре эчәргә
Ромашкадан, мәтрүшкә, кандала үләне (донник), чамбыр (чабрец), бөтнек, имбирь, дүләнә җимешләре (боярышник), миләш яки баланнан төнәтмә ясап эчү дә кан басымын төшерергә ярдәм итә.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса