Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районы авыл җирлекләрендә дә халык белән очрашулар башланып китте

Шушындый очрашу Урман Кәләе авыл җирлегендә дә булып үтте.

Мондый чараларны халык аеруча көтеп ала, чөнки район һәм оешма җитәкчеләре белән елына бер мәртәбә очрашу үзенә күрә байтак гомер чишелми яткан проблемаларны кабаттан күтәреп чыгарга мөмкинлек бирә. Еллар узып, җитәкчеләр алышынып, элеккегеләре урынына яңалары килгәч, бәлки, теге яки бу әһәмиятле гозер бүтәнчәрәк кабул ителер һәм, ниһаять,  чишелер дигән өмет алып килә авыл кешеләрен әлеге җыеннарга. Шәһәргә барып йөрисе юк – җитәкчеләр авылга үзләре килгәннәр, шуңа күрә ут-су, газ, ЖКХ, теге яки бу документны, милекне рәсмиләштерү кебек сорауларга да җавап ишетергә була. Авылларны яшәтү өчен иң беренче чиратта социаль җирлекнең ныклы булуы, яшьләрнең авылда төпләнеп калуы мөһим.
Урман Кәләе авыл җирлеге башлыгы Линар Фәләхиев билгеләп узганча, хуҗалыкларның гомуми саны 718 йортны тәшкил итә, аларда 2269 кеше яши, шуларның 523е-пенсионерлар, хезмәт яшендәге халык саны 1197 кешене тәшкил итә.
– Хәзерге вакытта, үзгәртеп корудан соң, авыл җирлеге территориясендә 1 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, Урман Кәләе урта гомуми белем бирү мәктәбендә 186 укучы белем ала. Агымдагы уку елында беренче сыйныфка 15 бала килде. Мәктәптә уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәдәният йорты каршында МХО зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрү буенча актив эш алып барыла. Олы яшьтә булуларына карамастан, пенсионерларыбыз Дворцова Мария Кирилловна, Козлова Галия Нургаяновна һәм Петрова Любовь Ивановна Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен кертәләр. Авыл фидакарьләре армый-талмый фронтка ярдәм итәләр, медикаментлар, дарулар, кием-салым, кирәк-яракларны җыялар, сохари киптерәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрү дәвам итә, барлыгы 166 челтәр үреп тапшырылды. МХО да катнашучыларның гаиләләре мөрәҗәгате буенча утын бүлеп бирелә, бакча сөрүдә ярдәм күрсәтелә. Былтыр 12 гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Бу уңайдан «Елховлес» фирмасына һәм шәхсән Заһит Мөбарәкша улы Абдуллинга һәм Равил Зиангировка авыл халкы исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә, – диде Линар Нәзир улы.
Әлбәттә, авыл җирлегендә проблемалар да юк түгел. Мисал өчен почта элемтәсе бүлекчәсе яңадан эшен туктаткан, бу халык арасында зур дулкынлану уята, әмма әлеге бүлекчәне җитәкләргә теләүчеләр әлегә юк. Белгечнең кайчан килүе турында авыл төркемнәрендә хәбәр ителә ителүен, бу пенсионерларга торак пункттан читкә чыкмыйча гына пенсия алырга, корреспонденцияне һәм коммуналь хезмәтләр өчен счетларны алырга мөмкинлек бирә. Ә бит узган ел гына почта элемтәсе бүлекчәсен ГИСУ - Баш инвестиция-төзелеш идарәсе программасы буенча 4 500 000 сумга ремонтлаган булганнар. Халыкны көндәлек товарлар, азык-төлек, көнкүреш химиясе белән тәэмин итү белән шәхси эшмәкәрләр шөгыльләнә, шулар ярдәмендә бистәдә 8 кибет эшли.
Авылны элегрәк абзарларны тутырып торган мал-туардан, кош-корттан башка күз алдына да китерү кыен иде. Бүген инде авыл халкы эре мөгезле терлек асрамый диярлек. Мисал өчен бөтен Урман Кәләе авыл җирлегендә 8 эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 2 се – савым сыерлары. Дуңгызлар саны – 16, сарык һәм кәҗәләр бергә 38 баш. Кош-корт, куян асраучылар, умарта тотучылар да бар. 
Үзара салым җыю да бик актив тормышка ашырыла. Халыктан җыелган акчаларга авыл җирлеге биләмәләре төзекләндерелә. 2025 елда Кәләй тимер юл станциясе бистәсендә яшәүчеләрнең 74% үзара салым акчасын тапшырган. Шул рәвешле гомуми сумма 603 000 сумны тәшкил иткән. Татарстан Республикасының уртак финанславын исәпкә алып - 3 015 000 сум. Әлеге акчаларга 1731 тонна күләмендәге вак таш сатып алганнар, шуның белән бистә юлларындагы проблемалы участоклар түшәп чыгылган.
– Колшәрип тимер юл станциясе бистәсе халкы исә халык  җыенында  2026 елга үзара салым акчаларын 3800! сумнан җыю турында карар кабул итте. Бүгенге көндә биредә яшәүчеләр тарафыннан акча җыю төгәлләнде, 63 000 сум акча тапшырылды. Республика финанславыннан соң  бистәдә су белән тәэмин итү системасын һәм юлларны норматив хәлгә китерү эшләрен башлыйбыз, - дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы. 
Линар Фәләхиев 17 нче, 46 нчы һәм 42 нче күпфатирлы йортларны ремонтлау өчен кирәкле документлар әзерләү буенча гаять зур эш башкарылуын да әйтеп узды. 46 нчы йортның инде быел ремонтланачагын бәян итте.  
– Шәһәр хакимияте ярдәме белән тракторга чапкыч рәвешендәге асылмалы җайлан-ма сатып алынды. Трактор инде 2 ел халык файдасына эшли һәм юлларыбызны кардан чистарта. Янгынга каршы куркынычсызлык максатла-рында минеральләштерелгән полосалар урнаштыру өчен сабан сатып алуда җирлеге-безнең алга таба да ярдәм итүенә өметләнәбез, – дип басым сады Линар Нәзир улы. 
Җыен барышында авыл кешеләре үзләрен борчыган сорауларны да бирә алдылар. Алар нигездә янгын куркыныч-сызлыгы чараларына кагылы-шлы иде. Тарихи урын – «Акташ упкыны»ның да елдан-ел зурая баруы куркыныч тудыра башлаганы билгеле булды. Шулай, башкарылган эшләр күп, хәл ителәселәре дә байтак икән әле. Халык җыеннары февраль урталарына кадәр дәвам итә – күзәтүләребезне укып барыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса