Ленинград блокадасы – каһарманлык үрнәге
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр Бу чыннан да шулай. Тарихи хәтерне саклау – киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз.
Быел без бик әһәмиятле тарихи датаны - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлеге Җиңү – зур горурлык. Без фронтта һәм тылда җиңү өчен көч куйган ветераннарга бурычлыбыз. Кызганыч, Бөек Җиңүнең тере шаһитләре генә көннән-көн кими бара. Утны-суны кичкән Бөек Ватан сугышы ветераннарының районда ике генә кеше калуы җанны әрнетә.
Бөек Ватан сугышы илебез өчен генә түгел, барлык кешелек дөньясы өчен канкойгыч вакыйга буларак тарихка кереп калды. 1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. 900 көнгә якын камалышта калу Ленинградта яшәүчеләр өчен иң авыр һәм иң коточкыч көннәр була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Кайгы бер генә гаиләне дә читләтеп узмый. Ата-аналар улларын һәм кызларын югалта, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән ачлыктан кырыла. Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы «Яшәү юлы». Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына.
Ленинград камалышының шаһитләре белән Әлмәт җирлегендә ел да очрашулар үткәрелеп килде. Бүгенге көндә Ленинград блокадасының бар авырлыкларына түзеп, үлемне җиңгән шәхес Әлмәттә берәү генә калды. Ул – Раиса Никоноровна Чернышова. Ленинградка ул әти-әнисе белән бергә 1937 елда күченеп килә. Аның күз алдында әнисе, абый-апайлары ачлыктан үләләр. Соңыннан Раисаны апасы белән бергә Ярославль өлкәсенә балалар йортына алып китәләр. Шулай да ул соңыннан кабат Ленинградка әйләнеп кайта, шунда кулинарлык мәктәбен тәмамлый. Язмыш җилләре аны Әлмәткә алып килә. Биредә Раиса Никоноровна кырык еллап җәмәгать туклануы системасында хезмәт куя. Балачактан күп югалтулар кичергән, кайгы-хәсрәт утында кайнаган әлеге олы йөрәкле ханымга озын гомер һәм сәламәтлек теләп каласы килә.
Еллар дәвамында узган очрашуларда данлыклы әлмәтлеләр - Фәһимә Сафиулла кызы Маннанованың, Мария Степановна Сетрукованың, Виктор Георгиевич Павлов-ның, Рәисә Зәки кызы Шәйдуллинаның, Валентина Николаевна Соловьеваның Ленинград блокадасы турында сөйләгән хәтер-хатирәләре дә бүген тарихта лаек урын алып тора.
2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шуңа күрә Россия гражданнарының, бигрәк тә яшь буынның, үз илебез тарихын өйрәнүе һәм төрле вакытта Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген саклавы бик мөһим. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган һәм бүген дә аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухы алдында баш иябез. Геройларның батырлыгы һич-кайчан онытылмас.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia