Әлмәтнең үзәк чыршысы федераль дәрәҗәдә җиңү яулады
Ылыслы сылукаебыз «Россия чыршысы» конкурсында призер булды
Әлмәтнең үзәк чыршысы федераль дәрәҗәдә җиңү яулады
Ылыслы сылукаебыз «Россия чыршысы» конкурсында призер булды
Яңа 2026 елның беренче ае күңелле яңалык белән башланып китте.
Калабызның ылыслы сылуы «Урта шәһәрдә Россия чыршысы» номинациясендә II урынны яулады. Мәгълүм булганча, бәйгегә йомгаклар ачык халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ясалды. Бу хакта шәһәрнең төрле социаль челтәрләрендә тавыш бирергә чакырган игъланнар да бар иде.
Шуны билгеләп узарга кирәк, Әлмәтнең Яңа ел бизәлешен булдыруда нефтьчеләр үзеннән зур өлеш кертә. «Каракүз» скверындагы бәйрәм чыршысы, андагы бизәлеш, чыннан да күзне генә түгел, күңелне сөендерерлек итеп эшләнгән. Яңа ел рухы, бәйрәм тантанасы әллә кайдан үзенә чакырып тора. Күпьеллык ярдәм һәм нефтьчеләрнең төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә шәһәрнең үзәк мәйданнары һәм урамнары ел да халыкка һәм кунакларга бәйрәм кәефе бүләк итә торган матур, әкияти инсталляциягә әверелә.
Ләкин быел, әллә үзәк чыршының урынын үзгәрткәнгә, әллә без белмәгән башка сәбәпләр аркасында, чыршы үзе дә, балаларга күңел ачу өчен уен урыннары да артык искитәрлек түгел иде. Социаль чел-тәрләрдә дә мактаган, уңай бәяләгән язмалар бер дә очрамады. Сүз «Юбилейный» спорт сарае янындагы чыршы турында бара. Федераль дәрәҗәдә җиңү яулау әлбәттә матур күренеш, яхшы нәрсә. Бәлки матди бүләге дә бардыр. Тик безнең әллә ни дан булмаган чыршы да Рәсәй күләмендә урын алгач, башкаларныкы нинди хәлдә икәнен күз алдына китерү авыр түгел. Хәтерлисезме, бер мәзәк бар иде. Тавык зур йомырка салгач, әтәч «Шундый зур йомырка әйбәт инде, ну күрше күркәнең...», – дигән. Ярар инде... Биргәннәр бит. Биргәннең битенә карама, диләр. Тик кайдадыр кемнеңдер газизләре сугыш кырында йөргәндә, балалар өчен уен урыннары яхшырак булып, калганнары уртача булса да таманга гына туры килә торган вакыт бит.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia