Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтле махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга чебурашка бәйли

Надежда Паксялина хәрбиләргә ярдәм.

Әлмәтле махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга чебурашка бәйли

Әлмәт районында зур йөрәкле кеше яши, ул тылдагы хезмәте белән МХО сугышчыларына ярдәм итә. Молодежный бистәсеннән 63 яшьлек Надежда Паксялина инде ярты елдан артык солдатлар өчен талисманнар бәйли – кечкенә йөрәкләр һәм кызыклы чебурашкалар.

Надежда Николаевна-ике улының һәм өч оныгының яраткан әнисе. 

Үз куллары белән ясалган һәр сувенир солдат өчен җылылык һәм кайгырту турында искә төшерүгә әверелә.

Активистка өчен борылыш мизгеле узган елның ноябре булды. Чираттагы гуманитар ярдәм җибәргәннән соң, аның штабына алгы сызыктагы сугышчылардан алынган фоторәсем килде: Надежда Николаевнаның бер чебурашкасы солдатның рюкзагына беркетелгән була. Шул мизгелдә хатын-кыз үзенең хезмәте сувенир гына түгел, ә иң авыр минутларда көрәшче рухына чын ярдәм икәнлеген аңлый 

Район хакимиятендә ачыклык кертүләренчә, бүгенге көндә Надежда Паксялина 450 дән артык йөрәк һәм 20 Чебурашка бәйләгән. Ләкин ул моның белән генә тукталмый: волонтер  маскировка ятьмәләре үрә, капчыклар тегә һәм хәрбиләр өчен мунчалалар әзерли.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/talisman-iz-doma-zitelnica-almetevskogo-raiona-vyazet-ceburasek-boicam-svo-6013507

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса