2025 елда Әлмәтнең җәмәгать транспортында 4,5 млн пассажир йөргән
Әлмәт транспорт идарәсе узган елга нәтиҗә ясады.
🚎 🚐2025 елда Әлмәтнең җәмәгать транспорты белән 4,5 млн пассажир кулланган
Узган ел Әлмәт җәмәгать транспорты 4,5 миллионнан артык кешене ташыган. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрдә иң популяр транспорт төре булып троллейбуслар кала, аларда 3,1 миллионнан артык йөрү башкарылган. Автобуслардан 1,4 миллион кеше файдаланган. Күпчелек пассажирлар юл йөрү өчен карта яки смартфон белән түләүне өстен күрә.
Бер ел эчендә модернизация булды:
• 8 һәм 8б номерлы яңа маршрут өстәделәр;
• 4 һәм 4б номерлы маршрутка зур класслы автобуслар чыгардылар;
• яңа машина йөртүчеләрне укыту исәбенә транспорт чаралары санын арттырдылар;
• пассажирларның теләкләрен исәпкә алып расписаниене үзгәрттеләр;
* тарту подстанциясен ремонтладылар һәм троллейбусларның контакт челтәре терәкләрен алыштырдылар;
• транспорт чаралары салоннарында автоинформаторлар һәм электрон таблолар яңартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia