Яңа елдан яңа законнар
Шулай да әлеге үзгәрешләр халык мәнфәгатен кайгыртуга юнәлдерелгән булуы белән аерылып тора.
Мисал өчен 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 20% артып, хәзер 27 093 сумны тәшкил итә. Шулай ук яшәү минимумы һәм кайбер социаль түләүләр артып, иминият пенсияләре 7,6% ка индексацияләнә.
Гаиләләргә ярдәм чаралары киңәйтелә. Балага 1,5 яшь тулганчы карау вакыты рәсми рәвештә әти-әнинең иминият стажына кертеләчәк. Бу балалар тәрбияләү чорында булганда кирәкле хезмәт стажын җыярга мөмкинлек бирәчәк. Ике һәм аннан да күбрәк баланың эшләүче ата-аналары өчен яңа түләү кертелә, шулай ук «Герой Ана» исеменә лаек булган хатын-кызлар Россия Геройлары һәм Хезмәт Геройлары белән беррәттән социаль гарантияләр ала башлаячаклар.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүгә кагылышлы берничә закон эшли башлый, аерым алганда, алар өчен кредит каникуллары озайтыла, транспорт һәм җир салымнары буенча ташламалар да кертелә.
Мигрантларга карата кон-троль катгыйлана. Эчке эшләр министрлыгы һәм мәгариф идарәсе органнары мигрантларның балалары турында оператив мәгълүмат алмашынып торырга тиеш булачаклар.
Чит ил агентларын салым ташламаларыннан мәхрүм итәчәкләр, һәм алар өчен 30% күләмендә НДФЛның бердәм ставкасы билгеләнә.
2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән Татарстан Республикасы законнарын белеп тору да мөһим.
«Татарстан Республикасы буенча Милли гвардия гаскәр-ләренең атказанган хезмәткәре» дигән яңа мактаулы исем булдырылды.
Социаль ярдәм алу өчен хезмәт ветераны кеременең чик күләме арта. Закон хезмәт ветеранының социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен кулланыла торган уртача айлык кеременең чик күләмен 20 меңнән 23 мең сумга кадәр арттыра.
Опекуннарга һәм попечитель-ләргә айлык түләүләрне өч тапкырга арттыра торган закон үз көченә керә һәм аның күләме 3000 сумнан 8641 сумга кадәр арта.
2026 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 1,7 процентка артты. Моны салым түләүгә бәйле үзгәрешләргә бәйләп аңлаталар. Шул ук вакытта республикада, шул исәптән Әлмәт җирлегендә, халыкка ярдәм итү максатыннан, ташлама-субсидияләр бирү каралган. Мондый ярдәмгә социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Ул ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырасы булачак. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә.
Тик шуны белеп тору мөһим - коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia