Сыйфатсыз икән – дәгъва бир
Маркетплейста сыйфатсыз товар сатып алган очракта, нишләргә? Әлеге сорау белән дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итүчеләр байтак.
Бу уңайдан белгечләр түбәндәге аңлатманы бирә.
– Товарларны дистанцион сату – ул сатып алучы товар белән турыдан-туры таныша алмый торган сату ысулы, бу сайлау процессын уңайлы һәм аңлаешлы итә, бигрәк тә онлайн-платформалар шартларында. Россиядә бу ысул «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм РФ Хөкүмәте карары белән расланган товарларны сату кагыйдәләре белән көйләнә. Маркетплейсларда товарлар бәйсез сатучылар тарафыннан да, мәйданчыкларның үзлә-ре тарафыннан да саты-лырга мөмкин. Товарга интернет аша заказ биргәндә товарның тасвирламасын, характеристикаларын, бәялә-мәләрен һәм фотосурәтләрен игътибар белән өйрәнергә, шулай ук сатучының рейтингын тикшерергә кирәк. Кайбер маркетплейслар сатып алу алдыннан товарны бәяләргә, шулай ук аны дефектлар яки туры килмәүләр булу-булмавын тикшерергә мөмкинлек бирә. Әгәр товар яраксыз яки комплект тулы булмаса, сатып алучы сатып алудан баш тартырга һәм, әгәр товар түләнгән булса, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Маркетплейс, әгәр ул сатучы булмаса, товарның сыйфаты өчен җаваплы түгел, ләкин кулланучыга сатучы турында тулы мәгълүматны, шул исәптән аның реквизитларын һәм контакт мәгълүматларын бирергә тиеш. Сатучы, үз чиратында, сатыла торган товарның сыйфаты буенча кулланучыларның барлык дәгъваларын карарга тиеш. Әгәр товар белдерелгән характеристикаларга туры килмәсә, кулланучы сатучыга дәгъва белән мөрәҗәгать итә ала. Мөрәҗәгать гарантия срогы кысаларында яисә, срок билгеләнмәгән очракта, ике ел эчендә ясалырга тиеш. Дәгъвада түбәндәгеләрне таләп итәргә мөмкин:
товарны шул ук маркалы, модельле яки артикуллы товарга алмаштыру;
товарны башка маркалы товарга алмаштыру, бәяләрне яңадан исәпләү;
сатып алу бәясен тиешенчә киметү;
сатучы исәбенә товарның кимчелекләрен бетерү яисә аларны төзәтү чыгымнарын каплау;
түләнгән сумманы ки-ре кайтару һәм сату-алу шартнамәсеннән баш тарту.
Сатучы тиешле сыйфатта булмаган товарны кабул итәргә, тикшерү үткәрергә һәм дефектларны бетерергә тиеш. Әгәр сатучы товарны оператив рәвештә кабул итә алмаса, ул кулланучылар хокукларын бозган өчен җавап тотачак. Товар җитешсезлекләренең килеп чыгу сәбәпләре турын-дагы бәхәсләр экспертиза аша хәл ителергә мөмкин әгәр җитешсезлек товарны дөрес кулланмау аркасында килеп чыкмаган булса, ул сатучы тарафыннан түләнәчәк. Әгәр сатучы товарны кире кайтару яки алыштыру срокларын бозса, срогы чыккан һәр көн өчен товар бәясеннән 1% күләмендә неустойка билгеләнә. Кулланучы шулай ук, әгәр аның таләпләре ирекле рәвештә канәгатьләндерелмәгән булса, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia