Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә волонтерлар эше дәвам итә

2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде

Әлеге төшенчәләрне атаганда иң беренче чиратта МХО зонасында илебез иминлеген яклаучы каһарманнарыбыз  һәм аларга даими ярдәм кулы сузучы волонтерлар күз алдына килеп баса. 
Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю һәм аны илтеп тапшыру эше шәһәрдә һәм авылларда актив дәвам итә. Бу уңайдан Борискино фидакарьләрен билгеләп узмый мөмкин түгел. Алар үз хезмәтләре белән көн саен Җиңүне якынайталар. Җирле волонтерларны алгы сызыктагы хәрбиләр «Үрмәкүчләр» исеме астында беләләр. Бер ел эчендә волонтерлар хәрәкәтендә катнашучылар 3×7 метр зурлыктагы 100 маскировка челтәре үреп тапшырырга өлгергәннәр. «Үрмәкүчләр» штабының эшчәнлеге челтәр үрү белән генә чикләнми. 15 ләп кеше мәдәният йорты базасында волонтерлар штабы оештырып, анда эшләү дәверендә 105 килограмм сохари, 50 килограммнан артык өй токмачы ясап,  җылы оекбашлар бәйләп алгы сызыкка озатканнар.  Әлеге игелекле гамәлгә авыл мәктәбе укучылары да актив кушыла. Балалар хатлар язалар, открыткалар ясыйлар, хәрбиләргә ихлас рәхмәт сүзләре юллыйлар. 
Югары Мактама мәдәният йортында хәтта  Яңа ел бәйрәме чорында да эшне туктатмаганнар. Гармун моңы астында татар халык-җырларын көйли-көйли эшләгәннәр алар.  
– Егетләргә маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре бик кирәк. Алар бүген шуларны сорый. Тырышабыз, берүк исән-имин генә булсыннар, – ди авыл халкы. 
Яңа Нәдер авылы фидакарь-ләре хәрбиләргә үлән чәйләре, окоп шәмнәре әзерләп юлла-ганнар. 
– Хуш исле тәмле чәйләребез салкын көннәрдә егетләребезне җылытсын, йөрәкләренә шифа булсын, - дигән теләкләрен юллый алар. Габдрахманлылар маскировка челтәре үргәннәр, тайсуганлылар исә Яңа ел бәйрәме алдыннан МХО зонасындагы авылдашларының гозерен канәгатьләндереп,  машинада куллану өчен җиһаз юллаганнар. Җиһаз хәрбигә исән-имин барып җиткән. Ул авылдашларына рәхмәт сүзләре яздырылган видео да җибәргән. 
Чупай авылы волонтер-ларының да хезмәте бәяләп бетергесез зур. Алар токмачын да кисәләр, сохариен да киптереп озаталар, окоп шәмнәре әзерлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр – гомумән, кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Фидакарьләрнең күпчелеге – олы яшьтәге апалар, ак әбиләр. Аларны хөрмәтләргә һәм бүләкләр тапшырырга Әлмәт шәһәренең ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин үзе дә килеп киткән булган. 
– Көмеш волонтерларыбыз бары тик мактауга гына лаек. Без аларның һәрберсенә рәхмәтлебез, – диде Владимир Яшанин.
Әйе, чыннан да игелекле эшкә бары тик киң күңелле, изге йөрәкле кешеләр генә алына ала. Күңел биреп башкарган эшегезне күрәбез, бәялибез. Махсус хәрби операциядәге егетләребез дә сезгә бик рәхмәтле. Исән-сау гына  булыгыз, күңел тынычлыгы белән яшәгез. Тагын шуны да ассызыклап китәсе килә - теләгән һәркем волонтерлык хәрәкәтенең бер өлеше була ала – штабларга, җирле мәдәният йортларына мөрәҗәгать итү дә җитә. Чын күңелдән керткән иң кечкенә өлеш тә бүген зур әһәмияткә ия. Игелекле гамәлгә бердәм кушылыйк. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса