Әлмәт районында сүндерелмәгән тәмәке аркасында янгында ир-ат һәлак булган
Әлмәт районында янгын булган.
Татарстан республикасы Әлмәт муниципаль районының Васильевка авылында бүрәнәдән салынган шәхси йортта янгын чыккан. Янгын мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.
Янгын сүндерүчеләр йортның һәлак булган хуҗасының гәүдәсен тапканнар. Фаҗиганең сәбәбе тәмәке тартканда саксызлык булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia