Әлмәттә кар белән көрәшәләр
Кыш көтмәгәндә килде. Кыш җитү белән шәһәр юлларының торышына зарланучылар артканнан арта башлый Берәүләр юллар тиешенчә чистартылмый дисәләр, икенчеләр асфальтка тоз һәм реагентлар сибүне туктатырга куша.
«Быел кыш карсыз була икән, шундый күңелсез, шундый читен...» дип аһ-вах килеп зарланучылар узган атнада кирәген биреп яуган кардан ничек котылырга белмиләр. Буранлап яуган кар трассаларны да, шәһәр юлларын да каплап китте. Әле аны һаман чистартып бетерә алмыйлар. Шәһәр юллар идарәсе көн дә «фәлән-фәлән кубометр кар чыгарып түктек», «фәлән-фәлән яңа техника кайтартылды» дип отчёт бирсә дә, халык канәгать түгел. Беренчедән, халыкны күпме кар чыгарып түгүнең күләме кызыксындырмый, фәлән-фәлән урамнардагы кар чистартылды дигән нәтиҗәле эш кызыксындыра. Тагын шунысы да бар, техника булуга да карамастан, эшләрдәй кешеләре җитми бу предприятиенең. Яшерен-батырын түгел, физик хезмәт таләп итә торган оешмаларда беркемнең дә хезмәт куясы килми шул хәзер. Тротуарлар да, хәтта үзәк юллар да куна тактасы шомалыгында. Кайбер урыннарда урыны-урыны белән каткан боз тигезсезлек барлыкка китереп, җәяү йөрүчеләргә дә кыенлык тудыра. Ишегалларындагы юлларны әйтәсе дә юк инде анысы. Эшкә барганда һәм кайтканда кәҗә сукмаклары аша тая-тая йөрүдән дә туйды халык. Бозлавыкка каршы иң популяр булган чимал - ком Әлмәт урамнары юлларында инде күптәннән сибелми. Шәһәр юлларын чистартуга тозлы катнашма кулланалар. Шунсыз мөмкин түгел. Килешергә була, тик , ни кызганыч, кайбер вакытларда ул тозны шул тикле күп итеп сибеп чыгалар, кар эри, юлда ботка барлыкка килә, ә техника аны чистартырга ашыкмый. Әлеге тозны тротуарга кар яуганчы да сипкәләделәр әле. Халык моны күреп зарланды, күпчелек кешеләр аяк киемнәрен жәлләп, коп-коры велосипед юлларыннан йөрергә тырышты. Тоз әйбәт кенә иттереп машина тәгәрмәчләре резинасын, аяк киемен һәм дүрт аяклы дусларыбызның тәпиләрен дә ашый бит әле. Быел инде шәһәр юллар идарәсе юлларга чиста вулканлы тоз сибүен хәбәр итте. Нинди генә булмасын, тоз барыбер тоз инде ул, әллә нинди матур төшенчәләр белән бутап кулланудан аның асылы үзгәрми. Узган елны тоз төшенчәсен кулланмаска тырышып, аны галит дигәннәр иде. Анысы ярар. Шәһәр инде 80% ка чистартылган, дип белдерде шәһәрнең автомобиль юллары оешмасының баш инженеры Рафис Нуришанов атна башында. Аның сүзләренә караганда, көндез шәһәр урамнарында 30 берәмлек техника эшли, шул исәптән 7-8 катнаш юл машинасы, тракторлар, йөк төягечләр һәм үзбушаткычлар эшкә җигелгән.
– Төнлә якынча 15 машина эшли, алар кар чыгару һәм машина юлын чистарту белән шөгыльләнә. Әлмәттән 1000 кубометрга якын кар чыгарылган инде, – диде ул.
Рафис Нуришанов сүзләренчә, беренче чиратта Ленин, Шевченко, Совет, Фәхретдин урамнары, Төзүчеләр проспекты җыештырыла.
– Алардан соң бригадалар аркылы урамнарга һәм җәмәгать киңлекләренә күчәләр. Шәхси секторда да эш алып баралар. Урсалыда берничә урамны чистартасы калды - аларны да тәртипкә китерәчәкбез. Җәяүлеләр һәм велосипед юлларын чистарту өчен 10 мини трактор җәлеп ителгән, – дип аңлатты белгеч. Ышанабыз, эш бара. Авыл җирлекләрендә дә кардан арыналар. Хәзер күбесенең үз техникасы бар. Мисал өчен Яңа Нәдер авылы урамнарын грант отып алган техника белән чистартып чыкканнар. Мәмәт авылы җирлегендә дә шулай. Авылның үз тракторы бар.
– Иртәнге биш тулганчы юлларны чистартып чыгалар. Чупай авылында да юллар кардан арындырып торыла. Бураннар булып, кар явып торса да, авыл эчендәге юллар гына түгел, авылдан шәһәргә чыга торганнары да кардан арындырылган була.. Шуңа күрә калага эшкә баручыларның берсе дә соңга калмады. Авыл кешеләре үзләре дә капка төпләрен, юл кырларын көн дә көрәп, чистартып торалар, –диделәр авыл җирлегендә.
Шулай, карга каршы авыл халкы берләшеп көрәшә. Мон-дый эшкә техника да кайча-гында түзми, ватылган чаклары була.
– Андый вакытларда авыл фидакарьләре, нефтьчеләребез ярдәмгә килә. Әле дә ярый, алар бар, зур рәхмәт барысына да, – ди Елховой авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia