Тихоновка авылында фидакарь шәхес яши
Районыбызның торак пунктларында булганда бик күп шәхесләр белән очрашырга туры килә.
Актив, булдыклы кешеләр белән сөйләшеп утыруы үзе бер рәхәт.
Әле менә күптән түгел Тихоновкада булып кайттык. Әлеге авылда да тырыш фидакарь шәхесләр байтак булып чыкты. Энҗе Дамир кызы Габидова шундый күркәм шәхесләрнең берсе.
Кешеләр белән сөйләшкәндә, мин гадәттә әңгәмәдәшемнең сөйләм теленә игътибар итәм. Энҗе ханымның исә тавышы басынкы, матур, ипле булуы белән үзенә җәлеп итте. Мондый тембр, гадәттә, җырчыларга, гомумән, иҗат кешеләренә хас. Һәм мин чыннан да ялгышмаган булып чыктым. Энҗе Габидова Түбән Кама музыка училищесын бетергән, хор - дирижерлык бүлеген тәмамлаган икән. Энҗе ханымдагы мөлаемлык, нәзакәтлелек, тыйнаклык, күркәм холык, сабырлык – болар, һичшиксез, аның гаиләсеннән килгән сыйфатлар.
– Мин Чистай районы Каргали авылында туып үстем. Җырга, моңга яшьтән үк тартылдым. Мәктәп сәхнәләрендә еш чыгыш ясый идем. Училищены тәмамлагач, дүрт еллап Чаллыда эшләп алдым. Аннан соң язмыш җилләре мине Үзбәкстанның Бохара шәһәренә алып килде. Биредә матур гына яшәдем, улым туды. 1996 елны инде гаиләбез белән туган якларга әйләнеп кайттык һәм Әлмәт районына килеп төпләндек. 15 еллап “Калинка” балалар бакчасында эшләдем. Тормыш иптәшем белән Тихоновкадагы шушы нигездә утыз еллап бергә гомер кичерәбез. Тирән кайгы-хәсрәт мине дә читләтеп узмады – җиде ел элек улымны җирләргә туры килде. Адель югары белем алды, Мактамадагы гидравликада эшләде. Шулай уйламаганда, көтмәгәндә кинәт кенә авырып китте, аннан соң инде операциядән соң хушына килмәде... Улымны көн дә сагынып искә алам. Баштарак чиксез авыр булды – шулкадәрле дә чая, шук, чибәр, булдыклы егет иде. Кулыннан килмәгән эше юк, безне төрле ризыклар пешереп тә куандырды. Улым гүр иясе булганнан соң үзем дә, тормыш иптәшем дә чиратлап авырып алдык. Күршеләремә зур рәхмәт – авыр чакта алар безгә терәк булдылар. Нишлисең, күңелем тулы әрнү-сагыш булса да, тормыш дәвам итә. Әнием гүр иясе булып, авыру әтием ялгыз калгач, аны үз яныма алып килеп, алты еллап карадым. 13 еллап кайнана белән яшәгән кеше дә әле мин, – дип истәлекләре белән уртаклашты Энҗе ханым.
Тормышның ачысын-төчесен татыган Энҗе Дамир кызы бүген МХО зонасында булган егетләргә дә зур ярдәм күрсәтә. Әлеге игелекле гамәлгә ул күршесе Рафиянең улы мобилизацияләнгәннән соң керешкән.
- Ходайның рәхмәте белән бүгенге көндә МХО дагы егетләргә кулдан килгәнчә булышырга тырышам. Хәзерге вакытта мин “Ышанычлы тыл” штабындагы волонтерлар белән берлектә хезмәт куям. Мактаманың ветераннар советы белән дә тыгыз элемтәдә. Аның җитәкчесе Роза Григорьевна безгә гел хәбәр салып тора. Анда да барырга өлгерәм. Түбән Мактаманың иҗат коллективлары эшчәнлегенә соклануым чиксез булып, кызыгып йөрсәм дә, әлегә никтер тыелып торам. Аннан мин мәчеткә дә йөрим бит әле. 2013 елдан бирле намазда. Кышкы суыклар башлангач, бәй эшләренә тотынам. Егетләргә дә оекбашлар бәйләп озатам. Хәзер менә 15 декабрьдә МХО га китәчәк гуманитаркага чираттагы оекбашлар партиясен әзерлим. Җәйге чорда җиләк-җимештән компот кайнатып, 3 литрлы 65 банканы МХОга озаттык. Әлеге эштә тормыш иптәшем бик булыша. Бәләкәй банкаларга кайнатмалар салып та җибәрдек. Энем бездә кунакта булганда әле гел өчәүләп солдатларга 500 дән артыграк коры душ ясадык, нашлемниклар үрдек. Штабта инде маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау белән мәшгульбез. Төркемебездә ир-атлар икәү. Илшат окоп шәмнәрен бик оста ясый, әле башкаларны да өйрәтә, мастер-класслар уздыра. Ринат инде гуманитар йөкне МХО зонасына үзенең машинасында илтеп тапшыра. Гуманитарка егетләргә барып җиткәч, алар безгә рәхмәтләр юллап җибәрәләр, безгә шуннан да зуррак куаныч юк. Пенсия яшемдә бар мөмкинлекләремне изге максатка багышлый алуым белән дә бәхетле мин. Туган-тумачалар белән аралашып, ярдәмләшеп яшәү дә көч бирә, авыр хәсрәтем дә бераз басылып тора кебек, - ди Энҗе Габидова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia