Ут белән бәхәс куертмыйк
Кышкы салкын көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта.
Ут белән бәхәс куертмыйк
Игътибарлы булыйк. Кышкы салкын көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта
Бу аңлашыла да, чөнки бу чорда кешеләр үзләренең торак йортларын ныклап җылыталар.
Өйләрендә, фатирларында һава температурасы түбән булучылар шуңа өстәп электр приборлары да тоташтыралар. Мунча, каралты-кураларны җылыту өчен мичләрне озаклап ягалар.
Декабрь ае да фаҗигале вакыйга белән башланып китте. 8 декабрьдә Рус Акташындагы бер шәхси йортта янгын чыкканы билгеле булды. Янгын сүндерүчеләр килү моментына ялкын йортны, янкорма һәм каралты-кураларны чолгап алган була инде. Ут эченнән һәлак булган 61 яшьлек ир-атның гәүдәсен табып алалар. Тагын ике кеше – 52 яшьлек ир һәм 89 яшьлек хатын-кыз зыян күргәннәр. Янгынның беренчел сәбәбе электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу һәм тәмәке тартканда саксызлык дип билгеләнгән.
Ут белән бәйле барлык хәвеф-хәтәрләрнең сәбәпләрен тикшерә китсәң, бернинди дә яңалык юк – һаман да шул гамьсезлек, саксызлык ята. Төп сәбәпләр - электр һәм җылыткыч приборлардан дөрес файдаланмау, монтажлау кагыйдәләрен бозу, кыска ялганыш... Алга таба саный китсәң боларга өйдә караучысыз калган балаларның ут белән шаяруларын, исерек килеш урын өстендә ятып тәмәке тарткан ир һәм хатын-кыз затларын да өстәп куярга була.
Көннәр салкын торганда тагын да игътибарлы һәм сак булырга кирәк икәнен бар кеше дә бик яхшы белә, тик шуңа да карамастан кулдан ясалган, төзек булмаган җылыткычлар, электр приборларын файда-лану тукталмый. Мунча мичләрен дә өч сәгатьтән артык ягарга, күзәтүсез калдырырга ярамый бит.
«Әй-лә, берни булганы юк бит әле, гел шулай итәм» ди кайберләре. Әйе, гел шулай итәргә дә була, тик янгын бит ул гел чыгып тормый, дөрләп бер кабына да, бар мөлкәтеңне минут эчендә юкка чыгара. «Бурдан кала, уттан калмый» дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта. Инде буласы булган, янгын чыккан икән, кичекмәстән 01, 112 телефоннарына шалтыратырга кирәк. Тик тагын бер кисәтәбез, ут белән сак кыланыгыз, уяу булыгыз, гадәти янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап, сез үз милкегезне, ә бәлки гомерегезне дә саклап каласыз, шул турыда исегездән чыгармагыз. Соңыннан үкенергә калмасын.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia