Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Чупай авылында шашка-шахмат турниры булып узды

Турнирда 20 кеше катнашты.

Чупай авылында ел да көтеп алына торган зур вакыйга – шашка-шахмат турниры булып узды. 
Әлеге турнир балаларны шахмат уены нигезләренә өйрәткән Фәүзәр Шәфыйк улы Закиров хөрмәтенә ел да шулай оешкан төстә үткәрелә. Быелгы ярыш-лар инде унынчысы. Анда 20 ләп уенчы катнашты. Шуны да билгеләп узарга кирәк, клуб директоры Ралиф Ринат улы Галимов тырышлыгы белән турнир инде берничә ел рәттән иң югары дәрәҗәдә оештырыла – дипломнар да, бүләкләр дә, барлык катнашучылар өчен чәй өстәле дә әзерләнә. Шашка-шахмат уенында катнашучыларның яше төрле – иң кечесенә 10, иң өлкәненә 78 яшь! Язучы-шагыйрә Гүзәлия Галләмова быел да гаиләсе белән килгән иде. Алар безнең район һәм республиканың барлык турнирларында да иң актив катнашучылар. Ә чараның спонсорлары – Әлмәт районы ветераннар Советы һәм Фәүзәр абыйның оныгы, турнирның баш хөкемдары Салават Закиров. Бу матур спорт төрен дәвам итүчеләр булуга без бик шат. Әлеге традиция озак еллар сакланыр дип өметләнәбез. Барлык призерларны котлый-быз һәм киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр телибез!


Резидә Әхмәтшина, 
Чупай авылы китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса