Әлмәттә Ватан Геройлары көненә багышланган «Хәрби туганлык сукмагы» дигән масштаблы хәрби-гамәли ярышлар узды
Хәрби - гамәли ярышларда 20 команда, 150 ләп кеше катнашты.
Хәрби - гамәли ярышларда 20 команда, 150 ләп кеше катнашты.
Әлмәтнең экстрим-паркында Ватан Геройлары көненә багышланган «Хәрби туганлык сукмагы» дигән масштаблы хәрби-гамәли ярышлар узды
Ярышларда 20 команда, 150 ләп кеше катнашты.
Чараны «Хәрби туганлык» оешмасының җирле бүлеге оештырды. Ярышларда 20 команда, 150 ләп кеше катнашты. Алар ориентлашу, каршылыкларны җиңү һәм команда элемтәсе элементлары булган 2 километрга сузылган маркировкалы трассаны уздылар.
«Хәрби туганлык» оешма-сының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Юрий Максимов ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.
– Хәрби туганлык сукмагы – ул киртәләр полосасы гына түгел. Бу рухның ныклыгына, командада эшли белүгә, авырлыкларны җиңәргә һәм иптәшенә ярдәм итәргә әзер булуга зур сынау. Бу сукмак һәрберегез өчен Җиңү символы булсын. Геройларны хәтерләүче, алар белән горурланучы һәм үз Ватанын сакларга һәрвакыт әзер торучы буын – безнең өчен чиксез зур горурлык, – дип ассызыклады ул.
Ярышларның легендасы катнашучыларны 1941 елның кышына — Мәскәү янындагы контрһөҗүм чорына күчерде. Командалар разведгруппалар кебек хәрәкәт итеп шартлы дошманның терәк пунктларын ачыкладылар, ут нокталарын нейтральләштерделәр һәм команда пункты янында сигнал ракетасы җибәреп, хәрби бурычларын тулысы белән үтәделәр. Шул рәвешле алар оборонаның эченә үттеләр. Ярышларда 2 нче, 12 нче, Урман Кәләе мәктәпләре укучылары, Әлмәт медицина көллияте, югары нефть мәктәбе студентлары һәм нефть предприятиеләре командалары җиңү яулады.
Трассаны узганнан соң катнашучыларны кайнар ботка һәм чәй белән сыйладылар. Чара һәркемдә тирән тәэсир калдырды. Җиңүчеләрне кабаттан кайнар котлыйбыз һәм аларның һәрберсенә яңадан-яңа уңышлар телибез.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia