Әлмәт Россиянең креатив шәһәре дип танылды
Әлмәт «Креатив шәһәр» номинациясендә җиңү яулады.
Әлмәт Россиянең креатив шәһәре дип танылды
1 декабрьдә Мәскәүдә узган креатив индустрия өлкәсендә Россия илкүләм премиясен тапшыруның бишенче тантанасында Әлмәт «Креатив шәһәр» номинациясендә җиңү яулап, Россиянең иң креатив шәһәре булды. Премия РФ Президенты администрациясе ярдәмендә гамәлгә куелган.
Әлмәтнең уңышы масштаблы үзгәртеп коруларга бәйле: «Креатив Процесслар фабрикасы» һәм индустриаль скверны да кертеп, 15 тән артык иҗтимагый киңлек яңартылган.
Әлмәттә яшьләр белән актив эшлиләр-IT, анимация, дизайн һәм мультимедияне үзләштерү өчен мохит булдырылган. Мәдәни проектлар: «Легкие крылья» урам театры һәм «Аулак» социаль театры үсеш ала.
Мирасны саклау өчен «Каракүз» музыкаль лейблы һәм этномодерн‑фестиваль эшли башлады. Музыкантлар үзләрен «Страна поющего соловья» һәм «Браво, Әлмәт!» бәйгеләрендә күрсәтә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia