Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Мәмәт авылыннан Фәния Кәримова: күп балалы әни булу зур бәхет

Үз эшен һәм балалар тәрбияләүне бергә уңышлы алып барган бәхетле әниләр, бәхетле әтиләр турында язу җанга рәхәтлек бирә. Тату, тормыштан, яшәүдән канәгать булган ныклы гаиләләрне күрү бик күңелле. Мондый гаиләләрдә балалар да дөрес тәрбияләнә, алар сабый чактан ук хезмәт һәм дуслык кебек төшенчәләрнең, үзара ярдәмләшүнең нәрсә икәнен аңлап, белеп үсәләр.

Бүгенге язмам шундый күркәм гаиләләрнең берсе булган, биш бала тәрбияләп үстергән  Фәния һәм Җәмил Кәримовларга багышлана. Мәмәт авылында гомер кичерүче күп балалы гаилә турында бүген районда гына түгел, республикада да бик яхшы беләләр – узган елны гына Фәния ханым “Ана даны” медаленә ия булган иде. Әлеге булдыклы һәм ачык күңелле кеше белән очрашу миндә тирән тәэсир калдырды. 
Фәния ханым Мәмәт авылында туып үскән, мәктәпне бетергәннән соң Әлмәт медицина училищесына укырга керә, аны тәмамлап Кичүчат медпунктында эшли башлый. 1993 елдан алып 2011 елга кадәр биредә шәфкать туташы булып, алга таба Әлмәт балалар хастаханәсенең педиатрия бүлегендә хезмәт куя.  Бүген исә ул балалар бакчасында эшли.
– Бәләкәйдән үк медицинага тартылдым. Никтер күңелемә якын иде бу һөнәр. Алга таба да бу юнәлештә укуымны дәвам иттерәсем дә килгән иде, ләкин язмыш мине башка юлдан алып китте. Шулай да гомерем буе тормышка ашмаган хыялым күңелемә кереп калды, балаларымның берсе барыбер аны чынга ашырыр әле дигән уй башымнан китмәде. Ходай кушса дип бүген дә  өметемне өзмим. Мин бит үземне күп балалы әни булырмын дип тә уйламаган идем. Алай да күп балалы гаиләләргә кызыга идем. Үзебезнең гаиләдә без  ике бала гына үстек бит. Энем Фәнис тә Мәмәттә яши. Тормыш иптәшем Җәмил белән матур гына гаилә корып җибәрдек. Җәмил ишле гаиләдә үскән, шуңа күрә дә аның тормышка карашы ничектер төптән уйланылган иде. Алар алты бала – барысы да тату, әле дә бер-берсенә ярдәмләшеп торалар. Ул чыннан да гаилә җанлы кеше, яхшы тәрбия алган, чын хуҗаларча фикер йөртә, ул шундый булмаса, биш бала алып та кайтмаган булыр идем бәлки (көлә). Тормыш иптәшем – нефтьче, аның белән 32 ел бергә яшибез. Акыллы кеше, бәлки миннән җиде яшькә зуррак булганга да шулайдыр.  Җәмил бит ул  йорт салуны да үзе кайгыртты. Өй күтәрүдә аның туганнары һәм әти-әниләр  бик булыштылар. 1997 елда йорт салып чыктык. Әлеге йортның нигезе дә изге бит әле. Биредә авылның мулласы яшәгән. Ул үзе дә күп балалы гаиләдә үскән. Әле дә  ул мулланы Коръән ашларына чакырып торабыз. Биш бөртек балам – бер йодрык кебек, барысы да көтеп алынган, газиз һәм кадерле. Беренчесе белән икенчесенең арасы бер генә яшь булганлыктан, алар бер сыйныфта укыдылар. Улым Айзатка 31 яшь, Алиягә - 30. Ул инде өченчегә бәби алып кайтырга җыена, Ходайның рәхмәте белән ул да күп балалы әни булачак.  2002 елда  Айнур туды. Ике улым әлегә мәктәптә укыйлар. Төпчек улымны 42 яшь тулганда алып кайттым. Бала үстергәндә төрле вакыт булды. Иң кыены – сабыйлар чирләгәндә. Андый вакытта үзең авыруга сабышасың, җаның бәргәләнә, өзгәләнә. Вак-төяк борчулар бөтенләй арткы планга күчә. Өченче улым өчен ут янып торам инде. Яшүсмер вакыттагы күчеш чорында шук, спорт яратучы Айнурыбыз катлаулы авыру кичерде. Ай, ул вакытларны әйтеп бетерә торган булмады инде. Улым белән бер ел хастаханәдә булдык. Менә шул вакытта олы балаларым кечеләрен карарга булыштылар. Әле бит без гел маллар асрадык, хәзер дә үгез бар, кош-корт абзар тулы. Кызым да, улларым да эшкә уңган, булган булдылар. Малайларым кечкенәдән үк бәләкәй  урындыкка басып, савыт-саба юа торганнар иде. Югыйсә, алай теге әйдәләп өйрәтеп торган да булмады кебек. Шунда мин күп балалы гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле, тәмле  булуын аңладым. Улымның шулкадәрле сынаулар үтеп, сынмавын, бирешмәвен күреп, үзем дә көчлегә әверелдем. Дәвалануны бетергәнгә алты ел булды. Аллага мең шөкер, хәзер бар да яхшы. Айнурым политехника техникумын тәмамлады, КАИда укый, тик тормый инде - машиналар да ясый әле, – диде Фәния ханым горурланып. Ана фикеренчә, һәр бала - кабатланмас шәхес. - Алар характерлары, мавыгулары белән бер-берсеннән аерылып торалар, бертуганнар булса да, бер бала икенчесенә охшамый. Иң мөһиме - аларны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк, – ди ул.
Тормыш йомгагы алга таба тәгәрәвен дәвам итә. Хуҗаларның тик торырга әле дә вакытлары юк – хәзер инде оныклары үсеп килә, гаилә тагын да ишәя. – Әле менә йортта төзелеш эшләрен кабаттан яңартып җибәрдек, рәтлибез, җайлыйбыз дигәндәй, – дип елмайды Фәния Кәримова. 

Күңеле белән матурлыкка омтылучы бу ханымның йортында розалар да, орхидеялар да шау чәчәктә утыра. Алдагы тормышыгыз да шушы гөлләр кебек янып, балкып торсын, Фәния ханым. Барлык әниләргә сәламәтлек, тынычлык, сабырлык телибез, балаларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. 
 
Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса