Әлмәттә Билгесез солдат көненә багышланган чаралар узды
Билгесез солдат көне 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Әлмәттә Билгесез солдат көненә багышланган чаралар узды
Тарихи һәм истәлекле бу дата ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Әлеге көн сугыш кырларында ятып калган һәм исемнәре билгесез булган сугышчылар турындагы хәтерне, аларның хәрби һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлтелгән.
Илебездә Билгесез солдат көне беренче тапкыр 2014 елда билгеләп үтелде. 3 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шул көнне, 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәү янында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителү-енә 25 ел тулу уңаеннан Ленинград шоссесының 41нче чакрымында совет сугышчыларының Туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле дивары янында тантаналы рәвештә җирләнде.
Бөек Ватан сугышы елла-рында Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатлары 18 640 кешене армия сафларына алганнар. Сугыштан 10131 кеше әйләнеп кайткан. 8 меңнән артык солдат хәбәрсез югалган. Активистлар һәм район ветераннар Советы ярдәмендә 2017 елдан бирле сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләр турында фото һәм мәгълүмат җыю дәвам итә. Әлеге изге гамәлнең төп максаты - балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүдә һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлеген мәңгеләштерүдә куллану мөмкинлеге булган фотоматериалларның электрон архивын булдыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia